Казанда Россиядән, Бөек Британиядән һәм Германиядән әйдәүче суд-медицина экспертлары җыелдылар. Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм «РФ ССМ Россия суд-медицина экспертизасы үзәге» ФДБО булышлыгында халыкара катнашуы белән 50нче суд-медицина экспертларының «ТР ССМ Республика суд-медицина экспертизасы бюросы» ДАССОның җирлегендә фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлады.
Бүген Казанда бишенче Россия-Япония нейрохирургик симпозиумын тантаналы ачтылар. Бу елда уздыру урыны булып Казан сайланды, анда Россиянең һәм Япониянең әйдәүче нейрохирурглары җыелдылар. Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов исеменнән сәламләү сүзе белән симпозиумның катнашучыларына һәм кунакларына Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин мөрәҗәгать итте.
Җиңүчеләр арасында Казан медицина көллиятенең студентлары Александра Крайнова һәм Йолдыз Галимова да булдылар.
Бүген 11.50 Алабуга районында М-7 трассасының 1027 км ЮТҺ булды. Бәрелеш һәм җиңел автомобильнең кюветка түнтәрелү нәтиҗәсендә 5 кеше зыян күрде, балалар һәм үлгән кешеләр булмады.
Очрашу барышында яклар яман шешләрдән үлем санын киметү буенча мөмкин чаралар уздыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Бүген Әлмәт районында Казан – Оренбург трассасында ЮТҺ булды. 3 җинел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, аларның берсе – ЮТҺ урынында ашыгыч ярдәм килгәнче үлде. ЮТҺ урынына АМЯнең 2 фельдшер бригадасы чыкты. 2 зыян күргән кеше авыр хәлдә һәм 1кеше җинел дәрәҗәдә Татнефть ААҖнең МСЧнә тапшырылдылар.
Бүген Лениногорск районында, Яңа Чыршылы авылыннан 38 км ЮТҺ булды. 2 җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде, шул санда 1 бала (2014 ел.). 2 зыян күргән кеше ЮТҺ урынында ашыгыч ярдәм килгәнче үлде. 2 зыян күргән кеше авыр хәлдә Бөгелмә РҮХнә салындылар, 2 кеше җиңел дәрәҗәдә (ана белән бала) Кама балалар үзәгенә тапшырылдылар. ЮТҺ урынына АМЯнең табиб һәм фельдшер бригадалары чыктылар.
2016 елның 23–24 июннәрендә халыкара катнашуы белән Татарстан Республикасы суд-медицина экспертларының 50нче фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Бүген Иннополиста РКХнең 2 нче номерлы консультатив сырхауханәсенә Казан шәһ. хастаханәләренең һәм сырхауханәләренең баш табиблары килеп киттеләр. Медицина үзәгенә алар ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан шәһ. Сәламәтлек саклау идарәсенең вәкилләре озатуында килделәр. Реабилитация үзәгендә җитәкчеләрне каршыладылар: РКХ баш табибы Гайфуллин Р.Ф., сырхауханә хезмәте буенча баш табиб урынбасары Хәйруллов А.С., үзәкнең җитәкчесе Багаутдинов А.В. һәм җитәкченең урынбасары Муртазин А.И. Алар медицина үзәгенең мөмкинлекләре һәм төп юнәлешләре турында сөйләделәр һәм пациентларга медицина ярдәмен күрсәтүнең бөтен алгоритмын күрсәттеләр.
ТР ССМ Республика клиник онкология диспансерының табиблары-онкологлары көйдергеч кояш астында сәгатьләп (аеруча 11.00 башлап 16.00 кадәр) кояшта кызынырга киңәш итмиләр. Хәтердә тотырга кирәк, ак тәнле һәм җирән кешеләрнең ультрафиолеттан табигый саклавы каракучкыл тәнле кешеләргә караганда көчсезрәк, аларга аеруча саклык белән кызынырга кирәк.