ЯҢАЛЫКЛАР


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

2016 елның 23 июненнән башлап  25нә кадәр беренче тапкыр Казанда педиатрлар, балаларның гастроэнтерологлары һәм башка белгечләре өчен Халыкара Көнчыгыш-Европа җәйге мәктәбе узачак.

Гадәттәгечә  Казан шәһ. «7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОсы Казан дәүләт  медицина университетының «Сәламәтлек саклавында менеджмент» кафдрасы белән психологларның, наркологларның, психиатрларның, табибларның һөнәри берләшмәсенә кризис психотерапия өлкәсендә танылган белгече  Т.Ю. Колошина белән чираттагы эш очрашуының мөмкинлеген тәкъдим итәләр. 

23–24  июньдә бишенче Россия-Япония нейрохирургия симпозиумы узачак.  Бу елда уздыру урыны булып Казан сайланган, анда Россиянең һәм Япониянең әйдәүче нейрохирурглары җыелачаклар.

28 ел буена дөньяның күп илләрендә ел саен 26 июньдә Халыкара наркотик матдәләр файдалану һәм аларның законсыз әйләнеше белән көрәшү көне билгеләнә.

Монголиягә эш визиты чикләрендә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Монголиянең Сәламәтлек саклау һәм спорт министрлыгының Дәүләт сәркәтибе Аюрзанова Эрдэнэтуяа белән очрашты. Шулай ук Адел Вафин Монголиянең Милли рак үзәгенә килеп китте.

Июнь – талпаннар активлыгы сезоны. Бу бөҗәкләр бик куркынычлы. Алар кешене күп вируслы авырулар белән йоктыра алалар: талпан энцефалитын, боррелиозны һәм күпсанлы талпан тимгелле бизгәкне, эрлихиозны, пироплазмозны чакыра алалар.

Бүген иртәнге 8 сәгатьтә Питрәч районында Казан–Шәмәрдән а/ю 52 км ЮТҺ булды. Автомобиль кюветка аударылды, шуның нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә РКХнә тапшырылдылар.


21
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Өч игез баланың бәхетле анисен бүген Кама балалар медицина үзәгеннән чыгардылар.

Эсселек – озакка сузылган һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын көчәюгә китерүче кояш һәм җылылык сугуларның сәбәбе. Эсселек – ул, иң элек, йөрәккә авырлык.  Ул көчлерәк эшли башлый, кан басымы күтәрелә, кислород җитми, кеше еш-еш сулый башлы, тир күбрәк бүлеп чыга. Шул барысы инсульт, инфарктны кузгатучы гипертоник кризга китерә ала. Җылылык сугу вакытында куркыныч хәл башлануының беренче билгеләре: баш авыртуы, баш әйләнү, укшу, еш-еш йөрәк тибү, салкын тир һәм һуш китү; шулай ук күрү сәләтенең кинәт начарлануы башланырга мөмкин – күздә ике булып күренә. Тәнкыйт очракларда кеше аңын югалтырга мөмкин була, тән температурасы 41 град. күтәрелә ала.

Льготалы категория гражданнарының социаль хезмәтләр җыелмасын алу хокукын яңарту турында Пенсион фондына гариза бирергә өч айдан аз гына артыграк вакыт калды. Исегезгә төшерәбез, ел буе шундый хокукны кайтару мөмкинлеге законнар җыелмасы белән күздә тотылмый.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International