Татарстанда 11 ай эчендә ВИЧ-йогышы белән авырып китүләрнең 1130 яңа очрагы ачыкланды, ул 2015 елның охшаш чорындагы саннан 4,5 процентка азрак. Моның турында бүген «Татмедиада» пресс-конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәвалау һәм профилактик ярдәм идарәсе башлыгы Ирина Малышева белдерде.