ЯҢАЛЫКЛАР


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Фикер алышуның төп темасы остеосинтез өчен яңа имплантлар һәм әсбаплар булдылар. Мастер-класс чикләрендә күрсәтмә операцияләр, лекцияләр һәм чит ил медицина компаниясе яңалыклырының презентациясе узды.


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Гаиләле кешеләр меланома һәм тире яман шешләре белән сирәгрәк авырыйлар дип табиблар-онкологлар игътибар иттеләр. Моның турында бүген «Татар-информ» МА пресс-конференциясендә КДМАнең онкология, радиология һәм паллиатив медицина кафедрасы профессоры Зинаида Афанасьева белдерде.

Бүген, 28 июньдә, берьюлы  ике фельдшер-акушерлык пунктын Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Адел Вафин Зәй районында ачты.

Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе токсикология үзәгенең табиблары искәртәләр: Татарстан Республикасында агулы еланнарның – кара еланнарның чагу очраклары ешайдылар. Шәһәр эченнән чыгу вакытында бик игътибарлы булыгыз. Еланнар юл кырыйларында булырга мөмкин. Аеруча алар көннең эссе вакытында куркынычлы.

Бүген Татарстанда тире яман шешләре һәм меланома белән көрәшү нәтиҗәлелегенә багышланган  «Татар-информ» МА пресс-конференциясе булачак.

С.Сәйдаш исемендәге ЗКЗда КДМУ дәвалау факультетының  студентларына дипломнарны тапшыру булды. Шушы елда КДМУ дәвалау факультетын тәмамлаучылары 290 кеше булды, алар арасында 64 – чит илдән. 45 тәмамлаучы кызыл диплом алды.

Республика клиник хастаханәсе кабул итү-диагностика бүлегенең конференц-залында микробиологлар өчен фәнни-гамәли конференция уза. Белгечләр фикер алышуының төп мәсьәләсе булып «Антибиотикларга резистентлыкның төп механизмнары һәм эпидемилогиясе. Сизгерлекне билгеләү алымнары (яңа Россия тәкъдимнәре, EUCAST белән гармонизацияләү)» темасы тора.


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе министр Адел Вафин башлыгында эш визиты белән Санкт-Петербургта. Визит программасы чикләрендә делегация Россия ГТХМның «А.М.Никифоров исемендәге Бөтенроссия ашыгыч һәм радиацион медицина үзәге» ФДБОның  хәзерге заман медицина үзәгенә килеп китте. Медицина үзәгендә кунакларга рентген, КТ, МРТ сүрәтләре белән беррәттән ЭКГ тикшеренүләренең мәгълүматларын сакларга рөхсәт итүче хәзерге заман информацион системасын күрсәттеләр. Шулай ук кунаклар 1803 елда фәкыйрь кешеләргә оештырылган Шәһәр Мариин хастаханәсенә килеп киттеләр.

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

Түбән Кама үзәк күп профильле хастаханәнең медицина хезмәткәрләре табигатьтә ял итәргә һәм күңел ачырга җыелдылар – гадәттәгечә узган медицина хезмәткәрләре көнен билгеләргә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International