Бүген иртәнге 6 сәг. Тукай районында Яр Чаллы – Мусабай автоюлында ЮТҺ булды. Җиңел автомобиль аударылу нәтиҗәсендә 4 кеше зыян күрде, балалар юк иде. ЮТҺ урынына Тукай районының АМЯнең 2 фельдшер бригадасы чыкты. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Яр Чаллы шәһ. АМЯХнә тапшырылдылар.
Бүген Иннополис шәһәрдә ТР ССМ Республика клиник хастаханәсенең 2нче номерлы Консультатив сырхауханәсендә журналистлар өчен пресс-тур узды. Масса-күләм мәгълүмат чараларының вәкилләрен каршыладылар: РКХнең сырхауханә хезмәте буенча баш табиб урынбасары А.С. Хәйруллов, медицина үзәгенең җитәкчесе А.В. Бәдретдинов, медицина үзәге җитәкчесенең урынбасары, амбулатор реабилитацияләү бүлегенең мөдире А.И. Мортазин һәм амбулатор үзәкнең кураторы С.А.Сенек. Чара ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш штаттан тыш белгече Р.А.Бодрова катнашуы белән узды. Җитәкчеләр кунакларны яңа дәвалау-реабилитацияләү үзәгенең эшчәнлеге белән таныштырдылар, аның мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Журналистлар медүзәкнең бөтен бүлекләренә һәм блокларына килеп киттеләр, бөтен юнәлешләрнең җитәкчеләре һәм пациентлар белән аралаштылар.
Түбән Кама шәһ. «Спасение» сырхауханәсендә онкологик авыруларның профилактикасы буенча ике айлык акция тәмамланды. Ике меңнән артыграк кеше, алар арасында «Спасение» сырхауханәсенә беркәтелгән «Нижнекамскнефтехим» хезмәткәрләре һәм Түбән Кама яшәүчеләре онкомаркерларны тикшерү өчен анализлар бирделәр.
Казан шәһ. 5 нче номерлы Балалар стоматологик сырхауханәсе Татарстан территориясендә балалар өчен «Галиҗанәп теш щеткасы» социаль-сәламәтләндрү акциясен уздыра.
ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән «Норлат район үзәк хастаханәсе» ДАССОның баш табиб вазыйфасына Рафаэль Хамза улы Габдрахманов билгеләнде.
440 артык гариза «ТР иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре» дигән конкурска килде. Шул санда Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсе табибларының гаризалары да булды.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафинның Сәламәтлек саклау буенча комитет рәисенең урынбасары Я.С. Кабушка башлыгында Санкт-Петербург делегациясе белән очрашуы узды. Исегезгә төшерик, Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре уза. Делегация визитының төп максаты – бизнес, сәламәтлек саклау, туризм һәм культура өлкәсендә Төньяк башкала һәм республика арасында хезмәттәшлек юнәлешләре турында фикер алышу. Татарстан Республикасында Санкт-Петербург көннәре чикләрендә делегация Татарстанның медицина оешмаларына килеп китте. Очрашу барышында республика ССМда яклар ТР һәм Санкт-Петербургның сәламәтлек саклау системасы турында, шулай ук приоритетлар һәм бурычлар турында сөйләделәр. Татарстанга визит нәтиҗәләрен ясап, кунаклар үз чиратларында республикада җылы кабул итү өчен министрга рәхмәт белдерделәр.
Онкологик авыруларда иң мөһиме – иртә үтелгән диагностика. Шундый профилактик тикшерүне ел саен хатын-кызларның 70–80% узарга тиеш. Һәм нәкъ шул вакытта гына сөт бизенең яман шешләренең күрсәткече сизелерлек булып кими.
Ел саен дөньяда яман шеш авыруның 12,4 млн яңа очрагы ачыклана. Соңгы 30 ел эчендә авыручылар саны икеләтә артты. Татарстанда ел саен яман авыруларның 14000 артык яңа очрагы ачыклана. Авырып киткәннәрнең гомуми саныннан 52% – хатын-кызлар һәм 48% – ирләр. Хәзер Татарстанның һәр 43нче яшәүчесе онкодиспансерда исәптә тора.
Бүген «Татарстан Республикасының Төньяк-Көнбатыш, Кама арты, Кама алды һәм Идел буе алды регионарында онкологик ярдәмне камилләштерү» темасына районара семинар-киңәшмә булды.