ЯҢАЛЫКЛАР


2
февраль, 2016 ел
сишәмбе

Акциянең катнашучылары – Казан югары уку йортларының студентлары. Сырхауханәнең табиблары яшәү рәвеше турында сораштылар, буйны, авырлыкны үлчәделәр, гәүдә массасы күрсәткәчен санадылар. Шулай ук бөтен катнашучыларга каппиляр канның глюкоза дәрәҗәсен билгеләделәр,  билне, артериаль басымны үлчәделәр.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Министрлар кабинетының киңәшмәсендә  гомер озынлыгын арттыру һәм онкология авырулары белән көрәшү турында лекция белән чыгыш ясады.  Республиканың бөтен муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә тәртибендә киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

2016 елның 28–29 гыйнварында «ТР ССМ РСМЭБ» ДАССОның хезмәткәрләре төркеме эш визиты белән Свердловск өлкәсенең суд-медицина экспертизасы бюросына  (Екатеринбург шәһ.) килеп киттеләр.

Әлмәт муниципаль районы буенча ТР ССМ Сәламәтлек саклау идарәсенең җитәкчесе Вера Головина рәислеге астында эш киңәшмәсе барышында 2015 елның хәрби хезмәткә алу нәтиҗәләре карап тикшерелделәр. Хәрби хезмәткә алу комиссиясе эше һәм медицина тәэминаты турында доклад белән  Әлмәт шәһ. һәм Әлмәт районы буенча ТР хәрби комиссариаты бүлегенең өлкән табибы Гузәл Хәсәнова чыгыш ясады.


1
февраль, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген «Студенческая» 4нче ШС» ДАССОда сүз белән аралашуның сыйфатын күтәрүне үзенә керткән «Салкын тию авырулары һәм грипп үрнәгендә табибларның чит ил студентлары белән үзара бәйләнеше» дигән инглизтелле лингвистик тренинг уздырылды.

Бөтенроссия фәнни-гамәли  «Хәзерге заман физиологиянең көнүзәк мәсьәләләре» дигән конференциянең эшендә  Казахстаннан, Таҗикстаннан, Азәрбайҗаннан һәм Арзамас, Архангельск, Барнаул, Волгоград, Воронеж, Ижевск, Казан, Краснодар, Киров, Мәскәү, Оренбург, Дондагы-Ростов, Рязань, Самара, Смоленск, С-Петербург, Сыктывкар, Томск, Уфа, Чабаксар, Ярославль – Россия шәһәрләреннән 150дән артык профессор, доцент, аспирант һәм яшь укытучы катнашачак.

КБМҮнең Балалар хастаханәсенә  алар ДФК залы өчен җиһаз, ә яшь пациентларга – тирән тәэсирле аралашу, автографлар һәм фотосессия бүләк иттеләр.

Кулланучылар хокукларын һәм кеше тынычлыгын саклау буенча Федераль хезмәтнең мәгълүматлары буенча Россиядә, Татарстанда, Әлмәт муниципаль районында туберкулез буенча хәл киеренке булып кала. Моның турында балалар һәм яшүсмерләр арасында авыручылар саны, туберкулездан үлүчеләр саны һәм үлемнән соң авыруны ачыклау очраклары күрсәтәләр. 2015 елның нәтиҗәләре буенча Әлмәт районында һәм шәһәрдә туберкулез белән 93 кеше беренче тапкыр авырый башлады.

Бәхетсезлек очракларына медиклар 1038 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 58 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 51 кеше зыян күрде, 29 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 116 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 8073 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 45, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –184.

 

Казан шәһ. 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсенең кан тамырлары хирурглары сирәк ясала торган операцияне яңадан уздырдылар. 78 яшьтәге өлкән пациентканың гомерен саклап калу өчен алар элек беркем дә кулланмаган алымны кулландылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International