ЯҢАЛЫКЛАР


29
декабрь, 2015 ел
сишәмбе

2015 елның декабрендә «В.А. Насонова исемендәге Ревматология буенча фәнни-тикшеренү институты» ФДБФОда Россия ревматологлар ассоциациясе, урта медицина персоналы һәм  пациентлар җәмәгатьчелеге арасында һөнәри партнерлыкны үстерү проекты буенча «түгәрәк өстәл» узды.


28
декабрь, 2015 ел
дүшәмбе

1 гыйнвардан башлап 10на кадәр  Казанның сәламәтлек саклау стационар оешмалары тәүлек буена сузылган тәртиптә эшлиячәкләр. Шундый ук тәртиптә кичектергесез стоматология һәм ашыгыч медицина ярдәме эшлиячәк. Кирәк очракта күчмә бригадаларның санын өстәмә күбәйтү тәэмин ителәчәк.

 

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 307гә артты (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табулар исәбенә).  Чакырулар саны  ЮТҺ буенча – 5кә, бала табулар буенча – 19га,  баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 6га артты. Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 7гә, кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 175кә артты. 

Бүген капиталь ремонттан соң «Яңа Чишмә РҮХ» ДАССО сырхауханәсенең  тантаналы ачылуы булды. тантаналы ачылу церемониясендә катнаштылар: Яңа Чишмә муниципаль районының башлыгы Козлов В.М., «Ямашнефть» НГЧИнең профсоюз комитеты рәисе Ярышко Д.Н., «Ямашнефть» НГЧИнең цехы башлыгы Орешин В.Н. Капиталь ремонт лабораториядә, рентген кабинетында һәм физиотерапия кабинетында уздырылды, шулай ук гомуми практика табибларының офисларын реконструкцияләү уздырылды һәм медицина җиһазлары сатып алынды. Сырхауханәнең ремонтына акчалар «Татнефть» ХАҖ бүлеп бирде.

Теләче РҮХдә хезмәткәрләрнең балалары өчен Яңа ел бәйрәм тамашасын уздыру яхшы гадәт булып китте. Бу ел да читләшү булмады. Бәйрәм алдында хастаханәнең актлар залы үзгәрде: залның төп бизәге булып зур чын чыршы тора. Кечкенә кунакларны кабул итү өчен бөтенесе дә хәзерләп куелды.  Бәйрәм вакытында балалар Кыш бабай, Кар кызы һәм Кар бабай белән таныштылар. Бу тантананың төп  геройлары белән балалар күңелле конкурсларда, уеннарда, биюләрдә катнаштылар. Әкияттәге бәйрәм уздыру фикере хастаханәнең җитәкчелеге белән хупланды һәм балалар өчен яхшы бүләк булды. Киләчәк Яңа ел белән котлыйбыз!

Бүген  Питрәч районында «Волга» М-7 ФАЮның 857 км ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә ЮТҺ урынында 5 кеше зыян күрде, шул санда 1 кеше ЮТҺ урынында һәлак булды. ЮТҺ урынына  Питрәч АМЯСнең 2 бригадасы һәм Республика һәлакәт медицинасы үзәгенең 1 бригадасы чыктылар. Бер зыян күргән кеше авыр хәлдә, өч зыян күргән кеше уртача авыр хәлдә. Бөтен 4 зыян күргән кеше РКХнең Травма үзәгенә тапшырылдылар.

26 декабрьдә ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР финанслар министры Радик Гайзатуллин, район башлыгы Михаил Афанасьев, «Лаеш РҮХ» ДАССО баш табибы Елена Коробова һәм Лаеш районының Пәрәү саласында яшәүчеләрнең катнашуларында хәзерге заман медицина җиһазлары белән җиһазландырылган һәм санитар кагыйдәләрнең таләпләренә туры килгән модульле фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы ачылуы булды.

Белешмә өчен: Пәрәү с. ФАПы 756 кеше яшәгән 1 торак пунктына хезмәт күрсәтә. ФАП хезмәт күрсәтү участогында шундый объектлар бар: мәктәп, 3 кибет, балалар бакчасы, «Йолдыз» ҖЧҖ. ФАПта фельдшер Гөлфина Бәдретдинова һәм шәфкать туташы Гөлшат  Сабирова эшлиләр.

Казан Кремленда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә ТР дәүләт премияләрен тапшырды. Шушы елда танылган галимнәр, атказанган табиблар һәм күренекле укытучылар, әйдәүче фәнни һәм производство оешмаларының һәм предприятиеләренең җитәкчеләре һәм югары квалификацияле белгечләре лауреатлар булдылар.


25
декабрь, 2015 ел
җомга

Узучы ел нәрсә белән истщлекле һәм килүче  2016 елда Татарстанның сәламәтлек саклавында нинди реформалар көтелү турында республиканың сәламәтлек саклау министры Адел Вафин белән интервью. Бүген Россия-1 «Татарстан» каналында 18.00 башлап 19.00 кадәр карагыз.

 

http://trt-tv.ru/

Бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе территориясендә Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау медицина оешмаларының бөтен җитәкчеләренә  «Лада» маркасы «ашыгыч медицина ярдәменең» 50 хезмәт автомобиле ачкычларын танталы тапшыру узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International