21 декабрьдән башлап 27нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 9085 тапкыр чыктылар

2015 елның 28 декабре, дүшәмбе

21 декабрьдән башлап 27нә кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 9085 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1223 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 49 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 39 кеше зыян күрде, 25 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 105 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 7106 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 43, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –189.
 

Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 307гә артты (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табулар исәбенә).  Чакырулар саны  ЮТҺ буенча – 5кә, бала табулар буенча – 19га,  баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 6га артты. Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 7гә, кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 175кә артты. 

 

Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш.

Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International