Теләче РҮХдә хезмәткәрләрнең балалары өчен Яңа ел бәйрәм тамашасын уздыру яхшы гадәт булып китте. Бу ел да читләшү булмады. Бәйрәм алдында хастаханәнең актлар залы үзгәрде: залның төп бизәге булып зур чын чыршы тора. Кечкенә кунакларны кабул итү өчен бөтенесе дә хәзерләп куелды. Бәйрәм вакытында балалар Кыш бабай, Кар кызы һәм Кар бабай белән таныштылар. Бу тантананың төп геройлары белән балалар күңелле конкурсларда, уеннарда, биюләрдә катнаштылар. Әкияттәге бәйрәм уздыру фикере хастаханәнең җитәкчелеге белән хупланды һәм балалар өчен яхшы бүләк булды. Киләчәк Яңа ел белән котлыйбыз!