ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2015 ел
дүшәмбе
«Чистай РҮХ» ДАССОда кан тамырлары патологиясе белән авыручыларны дәвалау стратегиясе буенча мультидисциплинар семинар узды. Тәҗрибәне тапшыру һәм кан тамырлары авырулары белән пациентларга күрсәтмә операцияләр уздыру өчен РКХнең кан тамырлары хирургиясе бүлегенең мөдире, медицина фәннәре докторы, КДМАнең кардиология, рентгенэндоваскуляр һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясе кафедрасының доценты Александр Максимов, 1нче категорияле кан тамырлары хирургы, табиб-лимфолог Айгиз Фәесханов, кан тамырлары хирургы Элина Гайсина Чистайга килделәр.
Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 234кә артты (авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табулар исәбенә). 
«Татнефть» ААҖ һәм Әлмәт шәһ. Медсанчастендә 2015 елның 28–29 октябрендә Бөтендөнья инсульт белән көрәшү көненә туры китереп халык алдында «Инсультның беренчел  һәм икенче профилактикасы. Инсульттан соң чорда реабилитацияләү» дигән лекция укылды  һәм «Госпитальга кадәр этапта баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуларын диагностикалау һәм дәвалау» темасына беренчел буын табиблары белән эчке семинар уздырылды. Медсанчастьнең медицина хезмәткәрләре өчен семинарны беренчел кан тамырлары үзәгенең мөдире Гөлфия Афзалова уздырды.

30
октябрь, 2015 ел
җомга

«Майский» Теплица комбинаты» ҖЧҖдә яшелчәләр һәм җиләкләр үстерүе белән бүген Россия ССМ баш диетологы, Россия Нутрициологларының, диетологларының һәм азык-төлек индустриясенең белгечләренең союзы президенты, Россия фәннәр академиясе академигы, профессор Виктор Тутельян, Татарстан сәламәтлек саклу министры Адель Вафин, сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Сергей Осипов таныштылар. Исегезгә төшерик, Виктор Тутельян республикада беркөнлек эш визиты белән. «Майский» Теплица комбинаты» 1974 елда оештырылды. Бүген төп теплицаларның гомуми мәйданы 42 га тәшкил итә. Саклаган грунтта кыярлар уңышлылыгы 155 кг/кв.м җитә, ә томатларның – 82 кг/кв.м Карау барышында кунакларны эремә үзәгенең – үсемлекләр туфрагының сыйфатын саклау буенча үзәкнең – эше белән таныштырдылар. «Майский» Теплица комбинаты» ҖЧҖнең генераль директоры Илшат Ганиев эремә үзәгендә бөтен җиһазлар ватанда эшләп чыгарылган, дип басым ясады. Кунаклар томатлар, кыярлар, баллы төсле борыч, каен җиләге һәм салат үстергән теплицаларны карап чыктылар. Россия  баш диетологы Татарстанның яшелчәләре сыйфатын югары бәяләделәр.

Республика клиник хастаханәсендә инсульттан соң пациентларның туганнары өчен мәктәп узды. Семинарда РКХнең инсульт үзәге табиб-неврологы Богданов Ш.Э. инсультның җитди нәтиҗәләре һәм шушы баш мие кан әйләнешенең көчле бозылуларын кичергән пациентларны карау буенча кирәкле кагыйдәләр турында сөйләде. Катлаулы пациентларның туганнары өчен үзләренең якыннарына физик һәм  эмоциональ дәрәҗәдә дә этап буенча ярдәм күрсәтү тавшландырылды һәм ачык итеп күрсәтелде.

Конференцияне Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш диетологы, Нутрициологларның, диетологларның һәм азык-төлек индустриясе белгечләренең союзы президенты, Россия фәннәр академиясе академигы, профессор Виктор Тутельян һәм сәламәтлек саклу министрының беренче урынбасары Сергей Осипов ачтылар.
Конференция эшендә шулай ук туклану өлкәсендә әйдәүче Россия галимнәре һәм белгечләре катнашалар
Республика клиник хастаханәсендә дәвамлы стационар дәвалануда булучы балаларга Татарстан Республикасының танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре хәл белергә кереп чыктылар. Казандагы Роналд Макдоналд йорты китапханәсенә  татар һәм рус язучыларының әсәрләр коллекциясе, Татар китап нәшрияте бастырган сирәк очрый торган китаплар, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең белгечләре белән җыелган китаплар, әсәрләрнең автор данәләре тапшырылдылар.

29
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Казанга мәдәният көннәре чикләрендә  Татарстаннан чыккан танылган табиблар килгәннәр. Бүген танылган хирург Ренат Акчурин башлыгында делегация 7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсенең пациентларына консультация уздырды. Соңрак кунаклар 2нче номерлы Республика клиник хастаханәсенә килеп киттеләр.

Бүген Республика клиник хастаханәсендә хезмәткәрләр өчен янгын һәм гәдәттән тыш хәл (ГТХ) вакытында дөрес эвакуацияләү тәртибе буенча  чираттагы практик шөгыльләр узды. Чара барышында шулай ук ут сүндергеч белән ут кабыну учагын сүндерү тәртибе, шулай ук авыруларны эвакуацияләү буенча белемнәр үзләштерелделәр. РКХнең янгын хезмәте бригадасы белән шәхси үз-үзеңне саклау чаралары һәм аларны куллану күрсәтелде. РКХнең баш табибы Р.Ф.Гайфуллин, хастаханә директоры  Имамеев Д.Я, шулай ук Казан шәһ. Идел буе районы буенча ГТХМның янгын куркынычсызлыгы бүлегенең башлыгы  Газизов Д.Н. чара оештыруын хупладылар.
«Татарстан Республикасы территориясендә торучы  мигрантларга ярдәм» проекты чикләрендә Казанның «Ышаныч» дигән наркотикларга бәйле кешеләр туганнарының җәмәгать оешмасы СПИД үзәгенең ВИЧ-йогышы белән авыручыларны медик-социаль реабилитацияләү бүлегенә гомуми практика табиблары өчен медицина чыгуларын уздыру өчен (НВПО-«Мединт-М»/П) эшләнмәләр җыелмасын тапшырдылар. Мәгълүмат өчен, ВИЧ-йогышы белән авыручыларны медик-социаль реабилитацияләү бүлеге өйдә һәм сәламәтлек саклау оешмаларында консультатив ярдәм күрсәтә. Уртача ел эчендә 900 кешегә хезмәт күрсәтү белән 400 якын чыгулар үтәлә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International