ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Чисталык һәм тәртип, уңай эш атмосферасы, кайчан һәр кеше үз урынын һәм ролен белә, ачык йөзле, игътибарлы, ярдәмчел шәфкать туташлары, тирәнтен уйлаучан табиблар, кирәкле бүлеккә уңайлы һәм оператив «тапшыру» – нәкъ шундый булып «Кабул итү бүлеге-2015» дигән Бөтенроссия конкурсының жюри әгъзалары алдында Азнакай РҮХнең кабул итү бүлеге килеп басты.

30
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе

«Халык сәламәтлеген саклау – безнең төп бурычыбыз һәм яхшы белгечләрдән башка моңа һич тә ирешеп булмый», –  шундый сүзләр  белән Татарстанның сәламәтлек саклау министры Адел Вафин  «ТР сәламәтлек саклауны кадрлар белән тәэмин итү. Мәсьәләләр. Аларны чишү юллары» дигән коллегиянең утырышында муниципаль районнарның башлыкларына мөрәҗәгать итте.  Утырыш бүген ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгендә республиканың муниципаль районнары белән видеоконференция тәртибендә булды.

Медицина  бригадаларының составында: Менделеевск РҮХнең хирурглары, терапевтлары, педиатрлары, гинекологлары, лаборатор һәм функциональ диагностика белгечләре.
«Молекуляр физиология» программасын тыңлаучылар студентлар гына түгел, ләкин КДМУның, КФУның аспирантлары, интерннары, ординаторлары, укытучылары һәм хәтта табиблар да булды.
26 сентябрьдә беренче тапкыр 7нче номерлы ШКХ ДАССОның җирлегендә Казанның ревматолог-табиблары өчен «Системалы кызыл волчанканы диагностикалауга һәм дәвалауга хәзерге заман карашлары» дигән белем бирү семинары булды.
2015 елның 30 сентябрендә 9.00 башлап 13.00 кадәр Җиңү проспекты, 85 адресы буенча кан үзәге бинасында «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССОсы белән бергәләп «Мин – ТР Доноры» Республика проектының бу сезонда беренче донор акциясе узачак. Ул Татарстан Республикасының Яшьләр һәм спорт эшләре буенча министрлыгы һәм «Татарстан Республикасының Иҗади яшьләр академиясе» региональ җәмәгать оешмасы булышлыкларында гамәлгә ашырыла.

29
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бу көнне «Здравкласс» проекты чикләрендә сәламәтлек дәресенә чыгарма рәвешендә укучылар түгел, ә Азнакай шәһ. урта гомуми белем бирү оешмаларының җитәкчеләре чакырылдылар. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча сәламәтлек дәресен Азнакай РҮХнең баш табибы Илдар Шиһапов ачты.
Бөтендөнья йөрәк көне чикләрендә 29 сентябрьдә Азнакай РҮХдә төрле масса-күләм чаралар узды. «Эссен» сәүдә гипермаркетында «Артериаль кан басымын үлчә» дигән акция узды. Акция вакытында медицина хезмәткәрләре бөтен теләүчеләргә артериаль кан басымын үлчәделәр, артериаль гипертонияне профилактикалау, дөрес ашау буенча киңәшләр бирделәр, шулай ук диспансеризацияне үз вакытында узу кирәклеге турында сөйләделәр. Акциядә 76 кеше катнашты. Алар арасында 29 кешенең күтәренке артериаль кан басымы ачылды. Алар артериаль кан басымын үзләре тикшерү көндәлеген һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалау буенча хәтер дәфтәрләрен алдылар.
28 сентябрьдә Мәскәүдә Россия перинаталь медицина белгечләре ассоциациясенең X Конгрессы чикләрендә, ел саен була торган Бөтенроссия «Первые лица (Беренче шәхесләр)» Премиясе лауреатларын тантаналы бүләкләү церемониясе булды. Церемониядә «Елның белем бирү проекты», «Ел ачышы», «Ел технологиясе», «Ел шәхесе» номинацияләрендә җиңүчеләр исемнәре игълан ителде, шулай ук Эксперт һәм Попечитель советыннан махсус призлар бирелделәр. Барысы конкурс сайланышында Россиянең 36 шәһәреннән илледән артык приз алырга теләүчеләр катнашты. Казан шәһ. «1нче номерлы Шәһәр балалар хастаханәсе» ДАССОсы перинаталь медицина өлкәсендә бердән бер ватан премиясендә актив катнашты һәм «ЕЛ ОЕШМАСЫ» номинацияседә сертификат белән бүләкләнде.

«Барысына сәламәт озын гомерлелек» һәм «Гомуми эш» дигән проектлар чикләрендә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика наркология диспансерының булышлыгында семинар «Барысына сәламәт озын гомерлелек: зарарлы гадәтләрдән баш тарту, физик активлык һәм физик күнегүләр, шулай ук сәламәт һәм актив яшәүне арттыруга башка юллар».


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International