ЯҢАЛЫКЛАР


12
август, 2015 ел
чәршәмбе
2015 елның 11 августында «Здравушка» реабилитация үзәгендә «Президент белән бергә» иҗтимагый хәрәкәте булышлыгында «Гаилә канаты астында (Под крылом семьи)» РҖОның активистлары, «Нечкәбил» конкурсының дирекциясе һәм оештыру комитеты һәм «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның белгечләре белән оештырылган «Матурлык һәм сәламәтлек көне» бәйрәме булды.
2015 елның 11 августында «Республика медицина профилактикасы үзәге» ДАССОның («РМПҮ» ДАССО) хезмәткәрләре һәм «Гомуми эш (Общее дело)» Бөтенроссия җәмәгать оешмасы вәкилләре «Заречье» һәм «Восток» балалар сәламәтләндерү лагерьларында төрле яшьтәге балалар арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм физик активлыкны пропагандалау буенча масса-күләм чараны оештырдылар.

11
август, 2015 ел
сишәмбе
Казан халыкның иң зур саны медицина хезмәтен күрсәтүе белән тулысынча канәгатьләндерелгән Россия шәһәрләре рейтингының әйдәп баручылары өчлегенә керде. Татарстан башкаласында шундый кешеләр саны халыкның 69 процентына тигезләнә.

Нинди матур чәчәк янгыны – бик күп буяулар белән чигелгән бизәк! Бик тиздән ӘМР оешмалары арасында ел саен уздырыла торган «Төзекләндерү, яшелләндерү һәм чәчәкләр белән бизәү буенча иң яхшы эргәдәш территория» конкурсының йомгаклары ясалачак.

Спас муниципаль районында халыкның үлем санын күзәтү буенча 2015 елның I яртысы йомгаклары буенча Ведомствоара комиссиясенең утырышы Спас районы башлыгы Нугаев К.А., Спас районы Башкарма комитетының җитәкчесе, коммиссия рәисе Осокин В.А., оешмаларның җитәкчеләре, авыл бистәләре башлыклары, медицина хезмәткәрләре, ММЧ вәкилләре катнашуларында булды.


10
август, 2015 ел
дүшәмбе

3 августтан башлап 9 августка кадәр Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары кешеләрне коткарырга 7667 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 1042 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 43 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 31 кеше зыян күрде, 13 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 103 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 5935 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 52, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –172. Узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 181гә кимеде (авырулар, бала табулар һәм бәхетсезлек очраклары исәбенә).  Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 13кә, бала табулар буенча – 13кә, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары буенча – 10га кимеде. Чакырулар саны  көчле миокард инфарктлары буенча – 9га артты. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 126га кимеде. Исегезгә төшерәбез,  «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103»  (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч  янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәрәләр. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын  тиз итеп җибәрү өчен һәм үз вакытында медицина  ярдәмен  күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.

Бүген, 2015 елның 10 августында, эш визиты белән ТР сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин Норлат районына килеп китте. Монда иң мөһим социаль объектлар – медицина оешмалары каралдылар һәм ачылдылар.

Казанда уза торган спортның су төрләре буенча Дөнья чемпионатының-2015 рәсми ябылуы кичә, 9 августта, булды. Һөнәри спортчыларның чыгышлары тәмамланды, ләкин Казанның медиклары күтәренке әзерлек шартларында эшлиләр – 16 августка кадәр «Мастерс» категориясендә һәвәскәр-йөзүчеләрнең ярышлары уза.


7
август, 2015 ел
җомга
Бүген «Кукмара РҮХ» ДАССОда Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры А.Ю. Вафин, Кукмара муниципаль районының башлыгы С.Д. Димитриев һәм  район хастаханәсенең баш табибы Р.Б. Халиев катнашуларында яңа балалар консультациясенең тантаналы ачылуы булды. Кунаклар үтәлгән эшне югары билгеләделәр һәм хастаханәнең коллективына уңышлар теләделәр. Ата-аналар, үз чиратларында, республика һәм район җитәкчелегенә балалар турында кайгырту өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр.

Эш очрашуы йомгаклары буенча татарстан хезмәткәрләренә дә, шулай ук Ленинград өлкәсенең суд-медицина экспертизасы бюросының хезмәткәрләренә дә эш урыннарында укытуны оештыру турында килешү ирешелде. Шулай ук туберкулезны, ВИЧ-йогышларын өйрәнү буенча, шулай ук генетик тикшеренүләр буенча Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының пилот проектларында бергәләп катнашу турында карар кабул ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International