Конференция сөт бизенең яман шешен диагностикалау һәм дәвалау өлкәсендә яңа уңышларга багышланачак. Аның чикләрендә Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Казаннан әйдәүче белгечләр, онкологлар докладлар белән чыгыш ясаячаклар. Конференциядә Идел буе федераль округы регионнарыннан 130дан артык табиб катнашачак.
Бүген «Татнефть-Арена» спорт сараенда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының инициативасы буенча «Татнефть-Арена» бинасының түшәм каплавының өлешчә җимерелүенең медик-санитар нәтиҗәләрен бетерүне оештыру» дигән тактик-махсус күнегүләр узды.