ЯҢАЛЫКЛАР


8
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Үткән атна белән чагыштырып караганда, һәлакәтләр һәм бала табу саннары хисабына чакыру саннары 54кә артты. Мөрәҗәгать итү саннары артты: юл транспорт һәлакәтләре буенча - 34кә, көчле миокард инфаркты буенча - 15кә, бала табу сәбәпле - 18гә.
Диспансеризация чикләрендә Казан шәһәренең “18нче шәһәр сырхауханәсе” ДАССОның “Сәламәтлек үзәге” нигезендә Казан дәүләт медицина университеты ветераннарына һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларга скрининг-тикшерүләр уздырылды.
Казанда травматология, нейротравматология һәм ортопедия буенча фәнни-гамәли конференция узды. Анда Казанның, Мәскәүнең һәм Екатеринбургның медицина һәм фәнни-гамәли травматология үзәкләренең әйдәүче белгечләре, травматолог-ортопедлар, медицина фәннәре кандидатлары һәм докторлары катнашты. Чара Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Татарстан Республикасының Республика клиник хастаханәсе ярдәмендә оештырылды.

5
декабрь, 2014 ел
җомга
Бүген Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында II Республика балаларны тәрбиягә алучы ата-аналар форумы узды. Республиканың сәламәтлек саклау министры Адель Вафин форум эшендә катнашты.
Чара барышында балаларны тәрбиягә алырга карар иткән гаиләләрнең сораулары һәм проблемалары буенча фикер алышынды. Үзенең чыгышында министр бу юнәлешнең мөһим икәнен билгеләде.
Якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә, балалар сырхауханәсе эшләмәгәндә, балаларга ашыгыч медицина ярдәме турыдан-туры ашыгыч ярдәм подстанциясендә (филиалында) күрсәтелергә мөмкин, стационар хастаханә ярдәме тәүлек буена атнаның бөтен көннәрендә күрсәтелә, моннан тыш, балаларга кирәк булса, хастаханәнең кабул итү бүлегендә хастаханә табибы белән амбулатория ярдәме дә күрсәтелергә мөмкин.
Бүген дөньяның күп илләрендә Халыкара иреклеләр көнен бәйрәм итәләр. Бу бәйрәмнең икенче исеме - волонтерлар көне.
Волонтерлар башкалар кебек шундый ук кешеләр, тик алар өчен чит кайгы һәм авырту юк. Казан диагностика медицина үзәгендә “Светлячок” мәктәпкәчә үсеш үзәге психологлары, хастаханә клоуннары командасы, “Артист” анимация агентлыгы, Шәһәрнең балалар һәм яшьләр иҗаты сарае, Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары эшлиләр.

Бүген Яшел Үзән районында, Әйшә–Яшел Үзән автоюлында, ЮТҺ булды. Вахта ПАЗ машинасының кюветка йөзтүбән каплану нәтиҗәсендә 6 кеше зыян күрде. Бөтен зыян күргән кешеләр уртача авыр хәлдә Яшел Үзән РҮХнә тапшырылдылар. Алардан 5 кеше хастаханәгә урнаштырылды, тагын зыян күргән 1 кеше госпитализациядән баш тартты, ул амбулатор дәвалауга җибәрелде. ЮТҺ урынына Яшел Үзән АМЯСнең 2 фельдшер бригадасы чыкты.

Мәскәүдә ревматология өлкәсендә Экспертлар советы киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә 7нче Казан шәһәре клиник хастаханәсенең Ревматология бүлеге мөдире Р. Г. Мухина һәм бүлекнең шәфкать туташы Г. Р. Гафурова катнаштылар.
Казан дәүләт медицина университетында дәвалау һәм педиатрия факультетының 6нчы курс бүлеге студентларының Татарстан Республикасының 76 медицина оешмаларының җитәкчеләре белән очрашуы булды.

Республика медицина профилактикасы үзәге һәм 16нчы шәһәр клиник хастаханәсе карамагындагы Сәламәтлек үзәге белгечләре Республика сукырлар өчен махсус библиотекада Халыкара гарипләр көненә багышланган акция уздырдылар.

Катнашучылар арасында күрү сәләте чикләнгән мөмкинлекле кешеләр күп булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International