Форум эшендә Идель буе федераль округының 200 артык балалар оешмаларының җитәкчесе, Россия Федерациясенең һәм чит илләрдән педиатрия өлкәсендәге әйдәүче эксперты катнаша.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгының Республика кан үзәге Бөтенроссия һөнәри осталык-2014 конкурсында җиңүче булды. Мәскәүдә VII Бөтенроссия Кан хезмәте форумы чикләрендә конкурс йомгакларын ясадылар.
«РМПҮ» ДАССОсы белән Универсиада Авылында студентларга һәм хезмәткәрләргәкомплекслы скрининг-тикшерү үткәрелде. 2 атна эчендә 370 кеше тикшерүне үтте, алар арасында 104 кеше (28%) сәламәт. Бөтенесе 302 хатын-кыз (217дә – риск факторлары) һәм 68 ир (49да – риск факторлары) тикшерелде.
Казанда (Горьковское шосседа) ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше (баласыз) зыян күрде. Бер кеше ЮТҺ урынында вафат булды. Өч зарар күргән кеше – 1се авыр хәлдә, 2се уртача авыр хәлдә Казанның «12нче Шәһәр клиник хастаханә» ДАССОна тапшырылды. Ике зыян күргән кеше кәнәгатьләнерлек хәлдә амбулатор күзәтүгә җибәрелде.
ЮТҺ урынына Казан шәһ. өч ашыгыч ярдәм бригадасы барды.
Массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарулар аркасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә: үзара килешеп эшләнгән график буенча СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәшү буенча республика үзәгенең гаризасына ярашлы 2014 елның икенче яртысына һәм 2015 елга ретровируска каршы препаратларны сатып алу гамәлгә ашырылган. Препаратларны китереп торулар график буенча, өзлелксез гамәлгә ашырылалар. Хәзерге вакытта ВИЧ-йогышны дәвалау өчен бөтен препаратлар җитәрлек микъдарда бар.
Бу чараны уздыру ВИЧ/СПИД авыруы турында тагын бер мәртәбә сөйләшергә һәм һәм аның белән көрәшү буенча чаралар рәтендә яшьүсмерләрне катнашуга тартырга, шулай ук бу авыру белән бәрелешүдән үсеп килә торган буынны сакларга мөмкинлек бирде.
Тәтеш районында «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның белгечләре белән прививка кабинетларының шәфкать туташлары һәм районның ФАП фельдшерлары өчен вакцинопрофилактика мәсьәләләре буенча күчмә өйрәтү семинары оештырылды.
Бу чараның максаты – прививка кабинетларының эшен оештыру буенча медицина хезмәткәрләрен өйрәтү, халык арасында вакцинация буенча санитар-мәгърифәтчелек эшкә һәм профилактик прививкалардан ата-аналарның баш тартуларын профилактикалауга өйрәтү.
Татарстанда диспансер исәбендә 11 меңнән артык ВИЧ-йогышланган кеше, алар арасында – 120 бала, тора. Бу мәгълүматларны бүген Матбугат һәм масса-күләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгында узган, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган пресс-конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактика ярдәме бүлеге башлыгы Ирина Малышева тавышландырды.