Татарстанда диспансер исәбендә 11 меңнән артык ВИЧ-йогышланган кеше тора

2014 елның 27 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстанда диспансер исәбендә 11 меңнән артык ВИЧ-йогышланган кеше, алар арасында – 120 бала, тора. Бу мәгълүматларны бүген Матбугат һәм масса-күләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгында узган, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган пресс-конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактика ярдәме бүлеге башлыгы Ирина Малышева тавышландырды.

Сөйләүче сүзләре буенча, республикада ВИЧ-йогышын таратуны туктатуның төп инструментлары булып профилактикалау һәм ала алырлык медицина ярдәмен оештыру торалар.

Докладчик сөйләгәнчә, шушы елда, 2014 елга бюджет турында федераль канунга ярашлы, беренче тапкыр профилактика эшенә 4,3 млн. сумга якын бюджетара трансфертлар бүлеп чыгарылган.

 

Бу елның 1 нояберенә Татарстанда ретровирусларга каршы терапияне 4484 ВИЧ-йогышлы кеше, алардан – 110 бала ала, дәвалауга тарту 42 процент (Россия буенча – 28 процент) тәшкил итә.

Икенче ел рәттән төрле проектларга, шул санда ВИЧ-йогышын профилактикалауга, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы аркылы Татарстан хөкүмәте грант булышуын бүлеп чыгара. Бу елда 7 млн. сум бүлеп чыгарылды.

Сөйләүче шулай ук республикада миллионнан артык кеше ел саен төрле күрсәткечләр буенча ВИЧ-йогышына тестлана, дип билгеләде.

 
«Татар-информ», Надежда Гордеева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International