Казанның 7нче Балалар шәһәр клиник хастаханәсендә яшьүсмерләр өчен аутрич булды

2014 елның 28 ноябре, җомга

Казанның «7нче балалар шәһәр клиник хастахәнәсе» ДАССОның карамагандагы «Тин-клиник» балаларга һәм яшьүсмерләргә медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең җирлегендә Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көненә багышланган аутрич булды.

 

Бу чараны уздыру максаты – йогышлануның яңа очракларын кисәтү өчен авыруны профилактикалау турында яшьләргә хәбәр итү һәм ВИЧ/СПИДның киләчәктә таралуын туктатырга.

 

Бу чараны уздыру ВИЧ/СПИД авыруы турында тагын бер мәртәбә сөйләшергә һәм һәм аның белән көрәшү буенча чаралар рәтендә яшьүсмерләрне катнашуга тартырга, шулай ук бу авыру белән бәрелешүдән үсеп килә торган буынны сакларга мөмкинлек бирде.

 

Билгеләргә кирәк, Бөтендөнья СПИД белән көрәшү көне чикләрендә «7нче балалар шәһәр клиник хастахәнәсе» ДАССОда шулай ук шушы авыруны профилактикалауга багышланган укучылар белән табиб-белгечләрнең әнгәмәләре, төркемле күнегүләр, шулай ук «Тин-клиник» балаларга һәм яшьүсмерләргә медик-социаль ярдәм күрсәтү бүлегенең кино-клубында тематик фильмнарны карау планлаштырылганнар.

 
Бу чараны уздыруда зур методик ярдәмне «ТР ССМ СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәшү буенча республика үзәге» ДАССОның белгечләре күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International