Казанда ЮТҺ: 6 кеше зыян күрде

2014 елның 1 декабре, дүшәмбе

Казанда (Горьковское шосседа) ЮТҺ булды. Ике җиңел автомобиль бәрелешү нәтиҗәсендә 6 кеше (баласыз) зыян күрде. Бер кеше ЮТҺ урынында вафат булды. Өч зарар күргән кеше – 1се авыр хәлдә, 2се уртача авыр хәлдә Казанның «12нче Шәһәр клиник хастаханә» ДАССОна тапшырылды. Ике зыян күргән кеше кәнәгатьләнерлек хәлдә амбулатор күзәтүгә җибәрелде.

ЮТҺ урынына Казан шәһ. өч ашыгыч ярдәм бригадасы барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International