ЯҢАЛЫКЛАР


28
ноябрь, 2014 ел
җомга

Тәтеш районында «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның белгечләре белән прививка кабинетларының шәфкать туташлары һәм районның ФАП фельдшерлары өчен вакцинопрофилактика мәсьәләләре буенча күчмә өйрәтү семинары оештырылды.

Бу чараның максаты – прививка кабинетларының эшен оештыру буенча медицина хезмәткәрләрен өйрәтү, халык арасында вакцинация буенча санитар-мәгърифәтчелек эшкә һәм профилактик прививкалардан ата-аналарның баш тартуларын профилактикалауга өйрәтү.


27
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда диспансер исәбендә 11 меңнән артык ВИЧ-йогышланган кеше, алар арасында – 120 бала, тора. Бу мәгълүматларны бүген Матбугат һәм масса-күләм коммуникацияләр буенча Республика агентлыгында узган, Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көненә багышланган пресс-конференциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының дәвалау һәм профилактика ярдәме бүлеге башлыгы Ирина Малышева тавышландырды.

Баш табиб Гөлсинә Шәмсиева җитәкчелегендә «Әлмәт РҮХ» ДАССОның делегациясе Ижевск шәһәренә барып кайтты һәм Ижевск дәүләт медицина академиясенең ел саен була торган Укуны тәмамлаучы көнендә катнашты.

Казанда 27 ноябрьдә «Хәзерге заман күп профильле медицина оешмасында ашыгыч ярдәм. Мәсьәләләр, бурычлар, үсеш киләчәкләре» дигән ашыгыч ярдәмнең оештыру һәм клиника бүлекләре буенча фәнни-гамәли конференция булды.


25
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе

Бүген Тәтеш районында, Нармонка саласында, янгын булды (йорт янды). Янгынны бетергәч, өч һәлак булган бала гәүдәсен таптылар. Янгын урынына Тәтеш РҮХнең ашыгыч медицина ярдәменең фельдшер бригадасы чыкты.

Конференциядә сөякләрнең көчле җәрәхәтләнүләрен дәвалауның хирургик һәм хәзерге заман тактикалары, тирән веналарның тромбозын диагностикалауның, профилактикалауның һәм дәвалауның яңа мөмкинлекләре, көчле остеопороз мәсьәләләре, шулай ук ТР травматологик-ортопедик хезмәте үсешенең оештыру мәсьәләләре һәм башкалар турында фикер алышачаклар.

Конференция гадәттәгечә  Идел буе Федераль округында балалар саләмәтлеген саклау белгечләренең һөнәри үсеше өчен, авыруларны диагностикалау һәм дәвалау буенча Россиянең төрле регионнарыннан хезмәттәшләрнең алдынгы тәҗрибәләрен тарату өчен мәйданчык булып тора. Конференция чикләрендә табиблар һәм клиник тикшерүләр өчен белем бирү мәктәпләрен һәм семинарларын уздырырга планлаштырыла.


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе
Киңәшмәдә коррупциягә каршылык турында гамәлдәге законнар, коррупцион хокук бозулар өчен җаваплылык, Түбән Кама муниципаль районының медицина оешмаларында хокук бозулар буенча коррупциягә каршы күзәтү яктыртылды.
Ноябрьнең 17нән башлап 23нә кадәр шәһәрнең ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары кешеләрне коткарырга 8283  тапкыр, шул санда җәмәгать урыннарына 1197 тапкыр чыктылар. Бәхетсезлек очракларына медиклар 970 тапкыр, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә 35 тапкыр чыктылар. Шул ЮТҺдә 33 кеше зыян күрде, 17 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга медиклар 14 тапкыр чыктылар. Бала табуларга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән медиклар 96 тапкыр чыктылар. Төрле авырулар буенча 6617 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 36, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары –238.

Никольский фельдшер-акушерлык пункты РҮХнән 16 км ераклыгында урнашкан, 115 кешегә, шулар арасында 14 балага, 35 хезмәткә сәләтле кешегә хезмәт күрсәтә. Ел саен ФАП 2000 килүчегә хезмәт күрсәтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International