«Түбән Кама районы үзәк күп профильле хастаханәсе» ДАССОда коррупция күрсәтүләрен профилактикалау мәсьәләсе буенча киңәшмә булды.
Киңәшмә эшендә Түбән Кама шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе Римма Хәйриева, Россиянең Тикшерү комитеты Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Түбән Кама шәһәре буенча Тикшерү бүлеге җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Ландыш Әхмәдуллина, ТР ССМ Түбән Кама муниципаль районының Сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесенең урынбасары Зөлфирә Ганиева катнаштылар.
«ТКРҮКХ» ДАССОның баш табибы Ахмедов Хәбибулла Багамай улы коррупцияне профилактикалау максаты белән хастаханәдә уздырыла торган эш турында доклад белән чыгыш ясады.
Киңәшмәдә коррупциягә каршылык турында гамәлдәге законнар, коррупцион хокук бозулар өчен җаваплылык, Түбән Кама муниципаль районының медицина оешмаларында хокук бозулар буенча коррупциягә каршы күзәтү яктыртылды.