ЯҢАЛЫКЛАР


24
ноябрь, 2014 ел
дүшәмбе

Никольский фельдшер-акушерлык пункты РҮХнән 16 км ераклыгында урнашкан, 115 кешегә, шулар арасында 14 балага, 35 хезмәткә сәләтле кешегә хезмәт күрсәтә. Ел саен ФАП 2000 килүчегә хезмәт күрсәтә.


21
ноябрь, 2014 ел
җомга

Бүген ТР ССМ «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОда «МЕДИЦИНА ЮГАРЫ УКУ ЙОРТЫНДА ПРОИЗВОДСТВО  ПРАКТИКАСЫ. ОФЫКЛАРНЫ КИҢӘЙТҮ» дигән уку-гамәли студентлар конференциясенең йомгаклау утырышы булды. Анда практиканы узу вакытында алынган тәҗрибә һәм күнекмәләр белән уртаклашу өчен Барнаул, Ижевск, Казан, Түбәнге Новгород кебек шәһәрләрдән иң яхшы студентлар җыелдылар.

Бүген «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОсы җирлегендә Сыйфат буенча Европа үзәгенең (Мәскәү шәһ.) директор урынбасары, Кренфилд университеты (Бөек Британия) консультанты Дэвид Кэмпбелл катнашуында «Менеджментның нәтиҗәле системалары – уңышның стратегияләре»дигән IV Халыкара фәнни-гамәли форум чикләрендә оештырылган  «Медицина оешмаларында сыйфат менеджменты  системаларын кертү үзенчәлекләре» мастер-классы узды.



Доктор хисапнамә чыгарып бирә. Берничә Россия регионнарында  медицина хезмәтләренең бәяләре турында белешмәләр чыгарып бирә башладылар. Элеккечә алар өчен түләргә кирәкми, ләкин һәр пациент аны дәвалауга дәуләт күпме акча тотканын белә ала. Киләсе елның башыннан шундый талоннар илнең бөтен сырхауханәләрендә барлыкка киләчәкләр. Тәфсиллекләр Беренче каналда Светлана Костинаның сюжетында.


20
ноябрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Бүген хәрәкәтчән һәм бик ашкынулы үсә торган дөньяда транспорт ташкыны көннән-көн  арта бара! Шәһәрләрдә, юлларда автомашиналар саны арта, ләкин машина йөртүчеләрне хәзерләү сыйфаты яхшыртылмый, игътибарлылык, мәрхәмәт һәм табибка кадәр ярдәм күрсәтү өлкәсендә белем җитешми! ЮТҺ вакытында җәрәхәтләрне ничек кисәтергә, ничек үз-үзеңне тотарга һәм беренче ярдәмне ничек дөрес итеп күрсәтергә? Моның турында РКХ ДАССОның травматологы, КДМАнең травматология һәм ортопедия кафедрасы доценты Р. Хабибьянов сөйләячәк.
Үз вакытында сөт бизләрен тикшерү һәм карап чыгу, табиб маммолог консультациясе һәм маммографияне вакытлыча узуның  кирәклекләре турында без хатын-кызларга яңадан искә төшерергә телибез! Сөт бизенең яман шешен профилактикалау турында РКОД  ДАССОның табиб-маммологы, профессор А. Исмагилов сөйләячәк.

«Сәламәт булыгыз!» программасын шимбә көнне 22 ноябрьдә 10сәг.45мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.

Бу елда табибларга һәм шәфкать туташларына өч номинация буенча булышлык күрсәтергә була: «Һөнәргә тугрылык өчен», «Мәрхәмәтле йөрәк өчен» һәм «Һөнәрлелек өчен». Элеккечә, белгеч турында бәяләмәне, шулай ук балалар рәсемнәрен, фоторәсемнәрне һәм видеосюжетларны һәр теләгән кеше калдыра ала.

Яшел Үзән РҮХсе хезмәт коллективының гомуми җыелышында, кертелгән искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне исәпләп, Этика кодексын Яшел Үзән РҮХсе хезмәткәрләренең күмәк шартнәмәсенә өстәмә итеп эчке эш тәртибе кагыйдәләренә кертеп кабул иттеләр.


19
ноябрь, 2014 ел
чәршәмбе

Шуның турында сүз Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Һиндастан химия сәнәгәсе һәм ашлама министры Анантха Кумара очрашуларында барды. Исегезгә төшерәбез, Татарстан делегациясе  Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында – Һиндастан Республикасында. Делегация составында шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да бар.

ТР ССМ «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОда 21ноябрьдә «Медицина югары уку йортында производство практикасы. Офыкларны киңәйтү» дигән IV регионара уку-гамәли студентлар конференциясенең йомгаклау утырышы булачак. Анда практиканы узу вакытында алынган тәҗрибә һәм күнекмәләр белән уртаклашу өчен Барнаулдан, Ижевсктан, Казаннан, Түбәнге Новгородтан иң яхшы студентлар җыелачаклар.


18
ноябрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүген «4нче Шәһәр сырхауханәсе «Студенческая» ДАССОсы җирлегендә«Сәламәтлек саклауны оештыру» КДМА циклы буенча курсантларның күчмә дәресе булды. Баш табиб Айрат Зыятдинов оешманың структур бүлекчәләренең – регистратурасын, ашыгыч ярдәм блогының,  иң яңа медицина җиһазлары белән коралландырылган функциональ һәм нур диагностикасы кабинетлары белән торгызу буенча дәвалау бүлегенең, көндезге стационарның һәм башка бүлекләрнең эше белән таныштырды, ТР ЭЯ БДМСсын (ЕГИС ЭЗ), «Студенческая» сырхауханәсендә тавышлы һәм визуаль хәбәр итү беләнэлектрон чиратны кертү тәҗрибәсе турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International