«Сәламәт булыгыз!» программасының чираттагы чыгарылышын 22 ноябрьдә шимбә көнне 10сәг.45мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз

2014 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген хәрәкәтчән һәм бик ашкынулы үсә торган дөньяда транспорт ташкыны көннән-көн  арта бара! Шәһәрләрдә, юлларда автомашиналар саны арта, ләкин машина йөртүчеләрне хәзерләү сыйфаты яхшыртылмый, игътибарлылык, мәрхәмәт һәм табибка кадәр ярдәм күрсәтү өлкәсендә белем җитешми! ЮТҺ вакытында җәрәхәтләрне ничек кисәтергә, ничек үз-үзеңне тотарга һәм беренче ярдәмне ничек дөрес итеп күрсәтергә? Моның турында РКХ ДАССОның травматологы, КДМАнең травматология һәм ортопедия кафедрасы доценты Р. Хабибьянов сөйләячәк.
Үз вакытында сөт бизләрен тикшерү һәм карап чыгу, табиб маммолог консультациясе һәм маммографияне вакытлыча узуның  кирәклекләре турында без хатын-кызларга яңадан искә төшерергә телибез! Сөт бизенең яман шешен профилактикалау турында РКОД  ДАССОның табиб-маммологы, профессор А. Исмагилов сөйләячәк.

«Сәламәт булыгыз!» программасын шимбә көнне 22 ноябрьдә 10сәг.45мин. «Россия 1 Татарстан» телеканалында карагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International