Фармакология – Һиндастан һәм Татарстан хезмәттәшлеге өчен перспективалы юнәлешләрнең берсе.
Татарстан делегациясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов башлыгында – Һиндастан Республикасында. Делегация составында шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин да бар.
Очрашу Һиндастан химия сәнәгәсе һәм ашлама министрлыгының бинасында (Дәһли шәһәрендә) булды.
Һиндастан Химия сәнәгәсе һәм ашлама министрлыгының вәкилләре ведомствосының өч төп департаментларының: химия һәм нефтехимия департаментының, ашлама департаментының, фармакология продукциясе департаментының – эшчәнлекләре турында сөйләделәр. Ведомство Татарстан Республикасы белән хезмәттәшлеккә әзер һәм кайбер юнәлешләрнең үсешендә кызыксына.
Шулай, Рөстәм Миңнеханов сүзләре буенча, прспективалылардан берсе – фармокология өлкәсендә хезмәттешлек, чөнки Һиндастан бу продукциянең эре җитештерүчесе булып тора. Без бер-беребезгә файдалы була алабыз, дип әйтте ул.
Җыеп әйткәндә, Рөстәм Миңнеханов үзара йогынтының мөмкин юнәлешләрен җентекләбрәк тикшерү өчен Татарстан һәм Һиндастан түрәләренең вәкилләреннән эш группасын оештырырга тәкъдим итте.
Татарстан Президенты шулай ук Һиндастанның эш даирәләре вәкилләренең республикага таныштыру визитларын оештырырга тәкъдим итте.