21 ноябрьдә Казанның 7нче Шәһәр клиник хастаханәсендә КДМУның иң яхшы студентлары җыелачаклар

2014 елның 19 ноябре, чәршәмбе

ТР ССМ «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССОда 21ноябрьдә «Медицина югары уку йортында производство практикасы. Офыкларны киңәйтү» дигән IV регионара уку-гамәли студентлар конференциясенең йомгаклау утырышы булачак. Анда практиканы узу вакытында алынган тәҗрибә һәм күнекмәләр белән уртаклашу өчен Барнаулдан, Ижевсктан, Казаннан, Түбәнге Новгородтан иң яхшы студентлар җыелачаклар.

 Конференцияне ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, проф. И.А.Студенцова исемендәге Студентлар фәнни җәмәгатьчелеге, Халыкара һәм хезмәттәшлек үзәгенең, Татарстан медицина студентлары ассоциациясе ярдәмендә һәм катнашуында Казан дәүләт медицина университеты оештырачак. Чарада ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин катначашак.

Конференциядә шулай ук Казанның медицина оешмаларының, Балык Бистәсе, Аксубай, Яшел Үзән РҮХнең җитәкчеләре һәм практикачыл табиблары катнашачаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International