Менә инде дүртенче ел рәттән Казанда «Минем яраткан балалар табибым» дигән халык интернет-премиясе узачак.
Сайлау www.bestpediatr.ru сайтында 2 декабрьдән башлап 26 гыйнварга кадәр, шуннан соң февральдә бүләкләү церемониясе белән уздырылачак. Узган елда сайлауда 820 балалар табибы һәм 1311 шәфкать туташы катнашты, яраткан мед.хезмәткәрләре өчен 33690 тавыш бирелде. Премияне оештыручылар хәбәре буенча елдан елга сайтка керү саны арта, ә конкурс табиблар һәм аларның пациентлары өчен мәрхәмәтле традициягә әверелә була.
Бу елда табибларга һәм шәфкать туташларына өч номинация буенча булышлык күрсәтергә була: «Һөнәргә тугрылык өчен», «Мәрхәмәтле йөрәк өчен» һәм «Һөнәрлелек өчен». Элеккечә, белгеч турында бәяләмәне, шулай ук балалар рәсемнәрен, фоторәсемнәрне һәм видеосюжетларны һәр теләгән кеше калдыра ала.
«Минем яраткан балалар табибым» проекты үзенең географиясен тагын да күбрәк киңәйтә. Бу елда интернет-премиясе уңышлы узган шәһәрләр исемнегенә шундый региональ үзәкләре Волгоград, Тольятти, Воронеж – кушылдылар. Дондагы Ростовта премия икенче тапкыр уздырылды.