Яшел Үзән РҮХнең медицина хезмәткәрләре медицина хезмәткәре Этика кодексы турында җәмәгатьчелек фикер алышуда катнаштылар. Искәрмәләр һәм тәкъдимнәр Яшел Үзән РҮХнең идарәчәлегенә җибәрелделәр.
Яшел Үзән РҮХсе хезмәт коллективының гомуми җыелышында, кертелгән искәрмәләрне һәм тәкъдимнәрне исәпләп, Этика кодексын
Яшел Үзән РҮХсе хезмәткәрләренең күмәк шартнәмәсенә өстәмә итеп эчке эш тәртибе кагыйдәләренә кертеп кабул иттеләр.
Медицина хезмәткәрләренең коллективы белән бик мөһим документ – табиб этикасы нормалары буенча медицина хезмәткәре һәм пациент үзара мөнәсәбәтләрен тәртипкә салырга мөмкинлек бирә торган хокукый акт кабул ителде.
Бу Кодекс шәхеснең хокукларын, абруен белүгә, сәламәтлеген тәэмин итүгә юнәлгән, шулай ук үз эшчәнлеге өчен җәмәгатьчелек алдында медицина хезмәткәренең югары әхлак җаваплылыгын билгели.