Югары Ослан районының Никольский поселогында яңа ФАП ачылды

2014 елның 24 ноябре, дүшәмбе

Югары Ослан муниципаль районының Никольский поселогында Югары Ослан муниципаль районының  башлыгы М.Г. Зиатдинов катнашуында фельдшер-акушерлык пунктының тантаналы  ачылуы булды.

Никольский фельдшер-акушерлык пункты РҮХнән 16 км ераклыгында урнашкан, 115 кешегә, шулар арасында 14 балага, 35 хезмәткә сәләтле кешегә хезмәт күрсәтә. Ел саен ФАП 2000 килүчегә хезмәт күрсәтә.

 Медицина ярдәмен иң югары квалификацион категорияле, эш стажы 33 ел булган  фельдшер Цыганова А.В. күрсәтә, табиб ярдәмен РҮХнең сырхауханәсе күрсәтә.

ФАП аварияле бинада, санитар-эпидемиологик таләпләргә туры килмәгән шартларда урнашкан иде. Уңайлыклары булган һәм тәләпләргә һәм нормаларга туры китереп җиһазландырылган, хәзерге заман шартларында медицина ярдәмен күрсәтергә әзер булган  безнең районда бишенче модульле ФАП поселокта ачыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International