2-3 декабрьдә Казанда халыкара катнашуы белән «Идель буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе» дигән XI Россия конференциясе узачак

2014 елның 25 ноябре, сишәмбе

2014 елның 2-3 декабрендә халыкара катнашуы белән «Идель буе федераль округында педиатрия һәм балалар хирургиясе» дигән XI Россия конференциясе узачак.

Конференция чикләрендә оештырылганнар: ИФО педиатрлары-нефрологларының V конференциясе, ИФО балалар гастроэнтерологларының III конференциясе, ИФО неонатологларының II конференциясе, мастер-класслар, мәктәпләр, симпозиумнар һ.б.

Конференцияне оештыручылар: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, РФ ССМ РМТМУның Фәнни-тикшеренү педиатриянең клиник институты, Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт медицина академиясе, ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе.

Форумның максаты – балаларга медицина ярдәмен күрсәтүне камилләштерү, РФ балалар сәламәтлек саклавының көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алышу, диагностикалауга, дәвалауга, реабилитацияләүгә һәм профилактикалауга бердәм карашны эшләп чыгару.

Конференция гадәттәгечә  Идел буе Федераль округында балалар саләмәтлеген саклау белгечләренең һөнәри үсеше өчен, авыруларны диагностикалау һәм дәвалау буенча Россиянең төрле регионнарыннан хезмәттәшләрнең алдынгы тәҗрибәләрен тарату өчен мәйданчык булып тора. Конференция чикләрендә табиблар һәм клиник тикшерүләр өчен белем бирү мәктәпләрен һәм семинарларын уздырырга планлаштырыла.

Конференциядә Идел буе федераль округының балалар оешмалары җитәкчеләре, Россия Федерациясенән һәм чит илләрдән педиатрия өлкәсендә әйдәүче экспертлар, төрле белгечлекләрнең педиатрик буын табиблары катнашалар. Ел саен конференциягә 1,5 меңнән артык белгечләр килеп китә.

Конференция чикләрендә халыкара махсуслаштырылган күргәзмә оештырылган.

Уздыру урыны: Казан шәһ., «Корстон» КСКК, Н.Ершов ур., 1А       
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International