ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында бүләкләү тантанасы

2026 елның 3 июле, җомга

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев тармак хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды. Тантана Медицина хезмәткәре көненә багышланган иде.

Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән халык сәламәтлеген саклау эшендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасы Атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелде:

Богомаз Ләйлә Толубай кызына, бүлек мөдире – Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор М.З. Сигал исемендәге  Республика клиник онкология диспансеры Чаллы филиалы табиб-онкологына;

Гыйләҗетдинова Гүзәл Әнвәр кызына, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор Е. В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсенең функциональ диагностика кабинеты мөдире – функциональ диагностика табибы;

Зәкиев Роберт Рафил улына, «МЕДЕЛ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш табибы;

Тимачева Ольга Николаевна, «Авиамедсервис» ябык акционерлык җәмгыяте табибы;

Фомина Алсу Тәлгать кызына, «Чуйковадагы стоматология» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте табибы – стоматолог-терапевты;

Харрасова Айгөл Мөхәммәтдин кызына, «Күз авырулары клиникасы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте баш табибы;

Шәмсетдинова Дания Морат кызына, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор А.Г. Ге исемендәге Республика клиник тире-венерология диспансеры филиалы – Яшел Үзән тире-венерология диспансеры баш табибы;

Юнысова Елена Ивановна, Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан дәүләт медицина академиясенең дерматовенерология һәм косметология кафедрасы доценты.

Татарстан Республикасы Рәисе Указы белән сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Татарстан Республикасының Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде:

Калистратова Илмира Миңлебай кызына, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсенең даруханә оешмасы мөдире

Татарстан Республикасы Рәисен сайлауларны оештыруда һәм уздыруда актив катнашкан өчен Татарстан Республикасы Рәисе Администрациясе җитәкчесенең Рәхмәте игълан ителде:

Яхъяев Азат Марат улына, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының гомуми бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече.

Намуслы хезмәте һәм Татарстан Республикасының социаль үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән бүләкләргә:

Ваһапова Наталья Александровнаны, «Фарм-Т» дәвалау-диагностика үзәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте табиб-консультанты.

Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр:

Аглей Рөстәм Наил улы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының мәгълүмати һәм инновацияле технологияләр бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече;

Әбүбәкиров Фәрит Фоэт улы, Яшел Үзән  район үзәк хастаханәсенең Васильево район хастаханәсе табиб-хирургы.

Гыйльманова Гүзәлия Әнәс кызы, Казан эндокринология диспансерының баш табибы

Саврилова Алсу Мөхәррәм кызы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе табиб-гематологы

Яруллина Эльмира Равил кызы, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының юридик бүлеге башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International