Тәтеш районында вакцинопрофилактика мәсьәләләре буенча өйрәтү семинары узды

2014 елның 28 ноябре, җомга

Тәтеш районында «ТР ССМ Балалар республика клиник хастаханәсе» ДАССОның белгечләре белән прививка кабинетларының шәфкать туташлары һәм районның ФАП фельдшерлары өчен вакцинопрофилактика мәсьәләләре буенча күчмә өйрәтү семинары оештырылды.

Бу чараның максаты – прививка кабинетларының эшен оештыру буенча медицина хезмәткәрләрен өйрәтү, халык арасында вакцинация буенча санитар-мәгърифәтчелек эшкә һәм профилактик прививкалардан ата-аналарның баш тартуларын профилактикалауга өйрәтү.

Докладлар белән «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның медицина профилактикасы кабинетының мөдире, табиб-эпидемиолог Э.Ф. Цибульская, Россия ССМ «Казан дәүләт медицина академиясе» ЮҺББ ДБББОның эпидемиология һәм дезинфектология кафедрасының өлкән укытучысы, м.ф.к. «ТР ССМ БРКХ» ДАССОның «Азино» сырхауханәсенең табиб-эпидемиологы Д.В. Лопушов чыгыш ясыдылар.

Семинар чикләрендә прививкаларның яңа милли календарена, вакциналарны салу тактикасына, вакцинопрофилактикау чаралары белән идарә итә торган йогышлардан авырулар санына, вакцинацияне уздыру вакытында зарарлар булуына һ.б. аерым игътибар күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International