Массакүләм мәгълүмат чараларында бастырып чыгарулар аркасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә: үзара килешеп эшләнгән график буенча СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәшү буенча республика үзәгенең гаризасына ярашлы 2014 елның икенче яртысына һәм 2015 елга ретровируска каршы препаратларны сатып алу гамәлгә ашырылган. Препаратларны китереп торулар график буенча, өзлелксез гамәлгә ашырылалар. Хәзерге вакытта ВИЧ-йогышны дәвалау өчен бөтен препаратлар җитәрлек микъдарда бар.
Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрлыгында һәм ТР ССМ СПИДны һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәшү буенча республика үзәгендә ретровируска каршы препаратлар белән тәэмин итү сәбәбе буенча пациентларның һәм пациент оешмаларының язма һәм телдән мөрәҗәгать итүләре теркәлмәде. 2014 елның 1 декабренә вируска каршы терапияне бөтен кирәксенгән, дәвалануга клиник-лаборатор күрсәтмәләре булган 4493 ВИЧ-йогышы белән авыручы кеше ала.