Сәламәтлек саклау өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен Марат Наил улы Садыйковны Пирогов ордены белән бүләкләргә, диелгән документта.
Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина оешмаларыннан 1 апрельгә кадәр Премиядә катнашу өчен номинантларның документларын җибәрүне сорый.
Чирмешән РҮХ 2022 ел ахырында «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел буынны модернизацияләү» программасы буенча компьютер томографы алды.
Түбән Кама медицина көллияте директоры Равил Рәшид улы Гарипов " Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын - кыз карашы" республика бәйгесенең зона этабында катнашып, «Ир-ат - лидер» номинациясендә җиңүче булды.
Күчмә киңәшмәнең төп максаты - Зәй районы территориясендә яшәүче кискен коронар синдромлы пациентларга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү буенча эш планы буенча фикер алышу.
Яңа томографта Урыссу РҮХ табиблары 160 тан артык тикшерү үткәргән. Ютазы районы медицина учреждениесенә КТ-аппарат 2022 елда «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча керде. Заманча камилләштерелгән җиһазларның бәясе 29 миллион сумнан артык тәшкил итә.
Хастаханә җитәкчелеге очрашуга медицина югары уку йортларын тәмамлаган Диана Турцеваны, Анастасия Власованы, Анна Терехинаны, Камилә Ишметованы чакырды.
Кама Тамагы үзәк район хастаханәсе хезмәткәрләре ел саен "Россия чаңгы юллары"нда катнаша.
Һәр тапкыр призлы урыннар яулыйлар. Бу юлы да алар район ярышларында район үзәк хастаханәсен лаеклы тәкъдим иттеләр.
Шимбә көнне Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге табиблары "Демография" милли проектының "Спорт – тормыш нормасы" федераль проекты кысаларында узган "Россия чаңгы юллары" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышында катнашты.
2022 елның ноябреннән Чистай РҮХнең 2нче шәһәр хастаханәсе поликлиникасы базасында яңа компьютер томографы эшли башлады. Бу чорда 508 кеше РКТ тикшерүен узды.