Түбән Кама район үзәк күп профильле хастаханә коллегаларына җомга планеркасында анестезиолог-реаниматолог Винера Шангараева анестезиологиядә профессиональ зыяннар турында җентекләп сөйләде.
Казан медицина хезмәткәрләренә халыкны диспансеризация узуга җәлеп итү ысуллары һәм балаларда яман шеш авыруларын вакытында диагностикалауда онкологик сагаюның роле турында сөйләделәр.
Аның ярдәмендә «Б» һәм «В» класслары калдыкларындагы авыру китереп чыгаручы микроорганизмнарны юк итә алалар. Башкача әйткәндә, алар бер тапкыр кулланыла торган шприцлар һәм системалар, бәйләү материаллары, перчаткалар һәм башка продуктлар.
Шушы көннәрдә Алабуга РҮХдә Алабуга медицина училищесының соңгы курс студентлары Алабуга РҮХнең баш табибы Рамил Сәфәров һәм Алабуга медицина училищесы директоры Рамил Әхмәтшин белән очраштылар. Ачык диалог укучыларны профориентацияләү программасы кысаларында оештырылды. Очрашуда булачак 100гә якын фельдшер һәм IV курс шәфкать туташы катнашты.
Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү проекты кысаларында Азнакай РҮХдә заманча видеоколонскоп урнаштырылды, видеоколонскоп техник характеристикалар таләпләргә, нәкъ менә колоректаль патологияне иртә ачыклау һәм үткәрелә торган тикшеренүләрне фото һәм видеоязмалаштыру һәм алынган мәгълүматларны архивлаштыру мөмкинлеге буенча җавап бирә.
2023 елның 16 -19 гыйнварында Әлмәтнең ашыгыч медицина ярдәме станциясенең күчмә бригадалары машина йөртүчеләре Гайнетдинов Р.Г. һәм Маняшкин В. А. гадәттән тыш хәлләрдә зыян күрүчеләргә беренче ярдәм күрсәтү программасы буенча квалификация күтәрделәр.
Алабугада наркологлар күзәтүендә хәзерге вакытта 18 имин булмаган гаилә исәптә тора. Бу социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр. Ата-ана икесе дә эчә яки аларның берсе һәм булган балигъ булмаган балалар бар. Мондый гаиләләр белән «Аеклык ноктасы» республика программасы буенча эш алып барыла.
Бүген үзенең 60 яшьлек юбилеен «Республика туберкулезга каршы клиник диспансер» ДАССУ филиалы - «Түбән Кама туберкулезга каршы диспансеры» баш табибы Камалтдинов Илдар Завидович билгеләп үтә.
Яңа заманча җиһазлар 2022 ел ахырында Кама Тамагы үзәк район хастаханәсенең эндоскопия кабинетына «Сәламәтлек саклау» милли проектының «Беренчел звеносын модернизацияләү» федераль программасы ярдәмендә килде. Бу видеогастроскоп һәм видеоколоноскоп, монитор белән, тикшерүне яздырып алу, ашказаны-эчәк трактының өске һәм аскы бүлекләрен тикшерү үткәрү мөмкинлекләре белән эндоскопик стойка.
Тәтеш район үзәк хастаханәдә видеоэндоскопик стойканы яңарттылар. Бу җиһазлар ярдәмендә ел башыннан 15 тикшерү үткәрелгән. Яңа җиһаз узган ел ахырында «Сәламәтлек саклау» милли проектының сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасы буенча искесенә алмашка килде.