Яңа ел бәйрәме алдыннан Перинаталь үзәге булган Балалар шәһәр хастаханәсе хезмәткәрләре, алар шулай ук "Йөрәк кушуы буенча" психология театры артистлары балалар өчен "Санта ярдәмгә ашыга"дигән яңа ел тамашасы оештырдылар
«Мамадыш РҮХ» ДАССУда 123 хатын-кыз «алкоголизм» диагнозы белән исәптә тора.
Мөслим үзәк район хастаханәсенә рентген компьютер томографы китерелде. Җиһазлар «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында сатып алынган.
Балалар шәһәр хастаханәсе пациентларына әкият кунаклары килде. Кыш бабай белән Кар кызы Түбән Кама медицина учреждениесе стационарында дәваланучы балалар белән таныштылар, балаларга бүләкләр өләштеләр.
Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге базасында Артериаль гипертонияле пациентлар өчен мәктәптә икенче дәрес узды. Ул авыру вакытында туклану үзенчәлекләренә багышланган иде.
19-23 декабрьдә Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Лицензияләү идарәсе тарафыннан 50 гариза кабул ителде.
Түбән Кама үзәк район хастаханәсе урологлары кулында заманча биполяр цисторезектоскоп барлыкка килде. Яңа җиһазлар практикада кулланылган инде.
Азнакай муниципаль районының Олы Сукаеш авылында модульле ФАП ачылды. Аны ТР сәламәтлек саклау министрлыгының «Сәламәтлек саклау» милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзеделәр.
ТР ССМ профессор М.З. Сигал исемендәге Республика клиник онкология диспансерының Чаллы филиалында БСЛУ(«сакчыл» лимфоузлларның биопсиясе) методикасын куллану өчен гамма-детекторны апробацияләү узды : чыбыксыз детектор сөт бизе авыруының башлангыч стадиясендә орган саклагыч операция үткәрергә мөмкинлек бирә.
Казанда Республика балалар клиник хастаханәсе каршындагы «Гаилә бергә» хәйрия фондының бушлай гаилә йортында яшәүче балалар өчен яңа ел бәйрәме үткәрелде. Аны оештыручы - Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты.