26 декабрьдә Мамадыш районы Түбән Сөн авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Ул «Сәламәтлек саклау» милли проектының ТР «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» программасы кысаларында төзелде.
Ел саен шундый гадәти булмаган ысул белән балаларны котлау традициягә әйләнде инде. Балалар өчен Кыш бабайны түбәдән төшүе чыннан да чын могҗиза. Киез итек һәм толып кигән Кыш бабай түбәдән махсус троста төште.
Безнең илдә җитештерелгән өч камералы кардиостимуляторларны Казанда ТР Республика клиник хастаханәсе табиблары куя башлады. Моңа кадәр җайланмаларны Мәскәүнең бер клиникасында гына куя иделәр, ә бүген Казанга алып килделәр.
Питрәч муниципаль районының Көек авылында табиблык амбулаториясен ачу тантанасы булды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша быел сәламәтлек саклауның "Сәламәтлек саклау" милли проектының беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча төзелгән медицина учреждениесен ачуда катнашты.
Республика балалар клиник хастаханәсенең травматология бүлегендә балаларны Кыш Бабайны Кар Кызы котлады. Балалар шигырьләр сөйләде, җырлар җырлады һәм бүләкләр алды.
Чаллының «Энергетик» мәдәният сарае иҗат коллективы медицина хезмәткәрләрен якынлашып килүче Яңа ел белән котлау өчен Кама балалар медицина үзәгендә концерт программасы белән булды.
46 яшьлек хатын-кыз игезәк малай һәм кыз бала тапкан. Сабыйлар 21 декабрьдә кесарь кисеме аша дөньяга килгән. Сабыйларның авырлыгы - 2 кг 400 граммнан артык.
Бадминтон буенча команда уенында Түбән Каманың медицина хезмәткәрләре беренче урынны алды.
Яр Чаллы шәһәре Сугыш ветераннары госпитале стационарында хәзерге вакытта 200гә якын пациент дәвалана һәм реабилитацияләнә.
Мамадыш РҮХнең поликлиникасына табиб Галиев Рамил Кашефил улына сулыш алу кыенлыгы, тын кысылуы белән 1951 елгы пациентны алып киләләр. Туганнары әйтүенчә, 4 сәгать элек өлкән яшьтәге ир-ат чикләвек ашаган һәм кинәт каты йөткерә башлаган, ә аннары сулышы кысыла башлаган.