ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2017 ел
дүшәмбе

Япониядә эш визиты белән (2017 елның 1-2 октябрендә) булучы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Токусикай» (Tokushukai medical group) компаниясенең җитәкчелеге белән Токиода очрашты. Очрашуда шулай ук ТР сәламәтлек саклау министры Адел Вафин, ТР Президентының ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, ТР Инвестицион үсеш агентлыгының җитәкчесе Талия Минуллина һәм башкалар катнаштылар.

Очрашу чикләрендә патриотик тәрбияләү һәм Татарстан Республикасы студентларында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыру мәсьәләләре турында фикер алышачаклар. Шулай ук Эльбрус тавы түбәсендә урнаштырылган Казан дәүләт медицина университетының флагын ректор Алексей Созиновка тапшыруның тантаналы церемониясе булачак.

2017 елның 6 октябрендә Казанда фәнни-гамәли «Сәламәтлек архитектурасында хәзерге заман инженер системалары» конференциясе (Modern Engeneering Systems, MES) булачак. Ул ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы булышлыкларында Регионара клиник-диагностик үзәк һәм «КАЗАНЬ ЭКСПО» белән оештырылды.

2017 елның 3 октябрендә Казан дәүләт медицина университетында патриотик тәрбияләү өлкәсендә укучылар белән хәзерге заман эш методикаларын эшләү һәм кертү мәсьәләсе буенча Бөтенроссия киңәшмә узачак.

Спорт хәзерләү системасы оештыру, фәнни-методик һәм медик-биологик характеры буенча мәсьәләләрнең киң өлкәсенә кагыла. Беренче чиратта Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлыкның һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының килешеп эшләгән эшләре кирәк.

2017 елның 25 сентябреннән башлап 25 октябренә кадәр Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясенә 7733 чакыру керде.  Җәмәгать урыннарына 1183 чакыру керде. Чакыруларның иң зур саны – 6019– төрле авыруларга, шул санда 167 инсультка һәм 35 инфарктка туры килде.

Ел саен октябрьнең беренче дүшәмбесендә күп илләрдә Халыкара табиблар көне (International Doctor’s Day) билгеләнә. Ул бөтен дөнья табибларының бердәмлеге һәм актив гамәлләре көне дип санала.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International