«Тәмәке һәм сәламәтлек» IV Бөтенроссия форумы

2013 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Хәзерге вакытта Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәмәкәне «масса-күләм үтерү коралы» дип саный.

Экспертларның төрле билгеләре буенча, халык сәламәтлегенә шактый зур зыян китереп, Россия Федерациясендә тәмәке куллану һәм аның белән бәйләнгән авыруларның киң таралу масштаблары зураю дәвам итә.

Тәмәке тарту тартучыга гына түгел,  ә тирә-яктагы кешеләргә дә зыян китерә, алар ихтыярдан тыш янган матдәләрне кулланучылар булалар. Россия Федерациясе халкының 80% тирәсе һәр көн пассив тәмәке тартуга дучар ителә. Һәр ел тәмәке тарту Россиядә 400 меңнән күбрәк кешене үтерә.

2011 елның маенда тәмәке тартуга каршы көрәш өлкәсендәге региональ сәясәт Екатеринбургта узган «Сәламәтлек һәм тәмәке» III Бөтенроссия форумында каралды. IV Бөтенроссия форумын уздырырга эстафета Татарстан Республикасына бирелде.

2012 декабрендә Татарстан Республикасы Президенты адресына 2013 елның 31 маенда Казанда «Сәламәтлек һәм тәмәке» IV Бөтенроссия форумын уздыру турында Россия Федерациясенең Федераль җыелышы Дәүләт Думасының Беренче Рәисе урынбасары А.Д. Жуковның өндәмәсе килде. Бу инициатива якланды.

Чараны оештыручы булып РФ Федераль җыелышының Дәүләт Думасы, РФ сәламәтлек саклау министрлыгы, Россия медицина фәннәр академиясы, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, Татарстан Республикасының Хөкүмәте торалар.

«Сәламәтлек һәм тәмәке» форумы ике елга бер мәртәбә уздырыла. Бу елда форумның пленар һәм секция утырышларында 2013 елның 23 февралендә 15-ФЗ номерлы “ Тәмәке төтене тәэсире һәм тәмәке тарту нәтиҗәләреннән гражданнар сәламәтлек саклавы” турында Федераль закон мәсьәләләрен карау уйлана (ул 2013 елның 1 июнендә көчкә керәчәк).

Форумның әһәмиятле аспекты Россия Роспотребнадзор органнарының тәмәке тарту чикләмәсе буенча законнар төзүен тормышка китерү роле турындагы мәсьәләне карау булачак.

Форум эшендә федераль сәламәтлек саклау, фән һәм мәгариф, спорт, мәдәният, эчке эшләр министрлыкларының, фәнни-тикшеренү институтларының, Идел буе Федераль округ субъектларының дәүләт һәм башкарма хакимияте органнарының 350 вәкиле, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстваларының әйдәүче белгечләре һәм тәмәке тарту белән көрәш өлкәсендәге чит илләрдәге экспертлар катнашалар. Форум программасында пленар һәм секция утырышлары, мәдәни чаралар, шул исәптән, Казан Кремле буенча экскурсия күздә тотыла.

Үткәрү урыны: Казан, “Корстон” КК Конгресс-центры, Н. Ершов урамы, 1а
Үткәрү вакыты: 10.00–17.00

Катнашучыларны регистрацияләү: 9.00–10.00

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International