23 майда Казан шәһәре “7нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе” ДАССО акушер-гинекологлары һәм Казан Дәүләт Медицина Университеты 2нче номерлы акушерлык һәм гинекология кафедрасының хезмәткәрләре “Вакытыннан элек бала табу” интерактив семинарында катнаштылар. Чараның кыйммәте булып, семинарны акушерлык һәм гинекология өлкәсенең әйдәүче белгечләре профессор Луис Каберо Руро һәм профессор Олег Радомирович Баев уздыру тора.
Профессор Луис Каберо Руро Барселона университеты Хеврондагы Materno-Infantil Valle госпитале акушерлык һәм гинекология бүлегенең фәнни җитәкчесе булып эшли, ә 2003–2006 елларда ул Акушерлык һәм гинекология халыкара федерациясенең (FIGO) вице-президенты булган. Профессор О.Р.Баев Акушерлык, гинекология һәм перинатология фәнни үзәгенең бала тудыру бүлегендә җитәкче булып эшли.
Семинар барышында белгечләр вакыттан элек бала табу вакытындагы перинаталь нәтиҗәләрне яхшырту мөмкинлекләре, вакыттан элек су агуның катлаулы диагностик очраклары, токолитик терапия турында яңа мәгълүматлар, ә шулай ук вакыттан элек бала табуга яңа тестлар барлыкка килү кебек темаларга кагылып үттеләр.