Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы медицина өлкәсендә эшчәнлекне алып бару өчен рөхсәт документларын бирү процедурасы чикләрендә түбәндәге вәкаләтләрне гамәлгә ашыра: лицензия бирү; лицензияне яңадан рәсмиләштерү; лицензияләр дубликатларын бирү; лицензияләр күчермәләрен бирү; лицензиянең гамәлдә булуын туктату. Лицензия алу өчен гариза тутырырга кирәк. Бланк һәм башка документлар формаларын Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында алырга мөмкин. (http://uslugi.tatar.ru/), ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәтләре, хезмәт күрсәтү номеры-15572. Лицензия бирү турында гариза формасын шулай ук медицина эшчәнлеген лицензияләү бүлегендә түбәндәге адрес буенча алырга мөмкин: Казан, Бутлеров ур., 16.