КДМАның реабилитология һәм спорт медицинасы кафедрасының 100-еллыгына

2021 елның 26 октябре, сишәмбе

29 октябрьдә Казанда халыкара катнашуы белән «Физик һәм реабилитация медицинасы: фән һәм практика»  Бөтенроссия фәнни-гамәли форум узачак. Чара КДМА-Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының РМАҺО ӨҺБ ФДБМУ филиалының реабилитация һәм спорт медцинасы кафедрасы 100 еллыгына багышлана. Форумда РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының, ТР сәламәтлек саклау министрлыгының медицина реабилитациясе буенча баш белгечләре катнашачак. Мультидисциплинар конференция физик һәм реабилитация медицинасы, ДФК һәм спорт медицинасы, мануаль терапия, неврология һәм чиктәш өлкәләрдәге белгечләрне җыячак. Форумда Татарстан, РФ һәм чит ил табибларының докладлары тәкъдим ителәчәк. Физик һәм реабилитация медицинасының барлык технологияләре тән җәрәхәте яисә авырудан соң пациентларның тормыш сыйфатын яхшыртуга, физик һәм когнитив функцияләрне яңадан торгызуга юнәлдерелгән. Форум 29 октябрьдә 9.00 сәгатьтә башлана. Үткәрү урыны - Бутлеров ур., 36, Казан дәүләт медицина академиясенең актлар залы
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International