ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Яшел Үзән районының Карамалы Тау табиблык амбулаториясен төзү барышын бәяләде

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Яшел Үзән районының Карамалы Тау поселогында булды. Анда индивидуаль проект буенча табиблык амбулаториясе төзелә. Акча сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча федераль казнадан бүлеп бирелгән. Хәзерге вакытта эчке бизәкләү эшләре тәмамланып килә, якын-тирә территорияне төзекләндерү эшләре бара, керү юллары төзелә. Барлык эшләрне дә декабрьгә тәмамларга планлаштыралар. Карамалы Тау авылындагы табиб амбулаториясе 18 торак пунктта яшәүче 10 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә алачак. Узган ел сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча медучреждениегә санитар Ford Tranzit сатып алынды.

Исегезгә төшерәбез, Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Татарстан Республикасында 2021 елда 1 463, 08 млн сумлык 39 объект төзү һәм ремонтлау планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International