Сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Югары Осланда төзелеп килүче объектны тикшерде

2021 елның 28 октябре, пәнҗешәмбе

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгының эш төркеме Югары Осланда табиблык амбулаториясен төзүнең барышын тикшерде. Бу балалар сырхауханәсе бүлеге булачак. Хәзерге вакытта педиатрлар олылар сырхауханәсенең ике кабинетында кабул итә. Шунда ук прививка кабинеты да бар. Шуңа күрә аерым бина төзү турында Карар кабул ителде. Бу проект сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү максатчан программасы кысаларында гамәлгә ашырыла. Финанслау күләме - 14,2 миллион сум. Проект типлаштырылган, бу модульле амбулатория. Санпропускник, сәламәт бала кабинеты, процедура кабинеты, тар белгечләр кабинетлары булачак. Балаларны ә бу - 2450 кеше, декабрь аенда кабул итә башлау планлаштырыла.

Исегезгә төшерәбез, ел башыннан гамәлгә ашырыла торган сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы буенча Татарстанда 12 объект: 3 поликлиника (Яшел Үзән ш., Минзәлә ш., Биектау бистәсе), 2 табиблык амбулаториясе (Яшел Үзән ш., Югары Ослан РҮХ балалар сырхауханәсе бүлеге ) һәм 7 фельдшер-акушерлык пункты төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International