Әлмәт шәһәре һәм «Татнефть» ААҖ Медсанчастендә 2013 елда «Татнефть» компаниясенең акчасына алынган яңа медицина җиһазларының презентациясе узды.Танталы чарада «Татнефть» ААҖ кадрлар һәм иҗтимагый үсеш буенча генераль директор урынбасары Рөстәм Мухамадеев, Әлмәт муниципаль оешмасы башлыгы Мәҗит Салихов, Әлмәт муниципаль районы сәламәтлек саклау идарәсе вәкилләре, страховкалау оешмалары җитәкчеләре, ММЧ (СМИ) катнаштылар.
ТР көньяк-көнчыгыш сәламәтлек саклавына «Татнефть» компаниясе зур өлеш керткәнен Рөстәм Мухамадеев үз чыгышында билгеләде. Ләкин аерым игътибар Медсанчастькә бирелгән: 2008 елда 1,5 млрд сумга Региональ медицина диагностик үзәге төзелгән, оешмаларның информатизациясенә һәм бүлекне медицина җиһазлары белән коралландыруга зур акчалар салынган.
Тулаем алганда, «Татнефть» компаниясе ярдәмендә ААҖ «Татнефть» Медсанчастенә 2013 елда гына бергә алганда 23,8 млн сумнан артык яңа җиһазлар сатып алынган. Рентген һәм реанимацион-анестезиология булекләре, лабораторияләр һәм операция ясау блогы хәзерге заман аппаратурасы белән коралландырылганнар.
Медсанчасть баш табибы Мөнир Закирҗанов белән озатып барылган кунаклар яңа җиһазлар белән коралландырылган бүлекләргә кереп чыктылар.
Эндоскопик бүлек мөдире Марат Гарайшин бүлегендәге OLIMPUS CV-70 (Япония) видеосистемасын күрсәткән. Рентген бүлеге мөдире Марс Зиганшин 2 рентген аппаратын һәм PACS цифрлы радиография системасын күрсәтте.
Аннары алар травматолог кабинетына керделәр. Шифаханәнең хирургия бүлеге мөдире Искәндәр Сөләймәнов әле генә рентген бүлегендә цифр форматында ясалган снимокларны травматолог- табиб компьютер экранында ерактан карау мөмкинлекләрен күрсәтте.
Кунаклар тагын башка яңа җиһазлар эшен карадылар.