Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә ДФК инструкторлары һәм табиб-неврологлар өчен квалификация күтәрү курсы узды

2021 елның 29 октябре, җомга

29 октябрь - Бөтендөнья инсультка каршы көрәшү көне. Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә ДФК инструкторлары һәм табиб-неврологлар өчен «Инсульт вакытында иртә нейрореабилитациянең актуаль мәсьәләләре» квалификация күтәрү курсы узды. 10 көнлек укыту Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең реабилитация буенча баш белгече Идил Табиев җитәкчелегендә барды.  Казахстаннан, Сахалин өлкәсеннән, Камчаткадан дәвалау физкультурасы буенча 11 табиб һәм инструктор килде.

Идил Искәндәр улы сүзләренә караганда, курс өлкән халыкны реабилитацияләү үсешенең заманча Россия һәм дөньякүләм тенденцияләренә туры килә. "Без уку материалларына кирәкле барлык үзгәрешләрне керттек һәм практик күнегүләр вакытында яңа тернәкләндерү җиһазларын кулландык. Безнең максат - белгечләр әзерләү буенча һәм Сахалин яки Камчатканың  күппрофильле клиник үзәкләре белән дәвалау технологияләре белән алмашу буенча мөмкин булган хезмәттәшлек", - дип уртаклашты Идил Искәндәр улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International