Кама аръягы төбәгенең кечкенә пациентларның күрү сәләтен ничек саклыйлар

2021 елның 11 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтүче Кама балалар медицина үзәгенең табиб-офтальмологлары чаллылыларга гына түгел, якын-тирә районнардагы балаларга да ярдәм күрсәтә. Белгечләр ялкынсыну процессларын диагностикалый һәм дәвалый, кирәкле хирургик операцияләр үткәрә, миопия, макулопатия кебек авырулар булган балаларны күзәтә.

2013 елдан КБМҮдә яңа медицина җиһазларында – ретиналь камерада тикшерүләр үткәрә. Ул ретинопатияне һәм аның үсеш стадиясен ачыкларга мөмкинлек бирә. Ретинопатия -җитлекми туган сабыйларда челтәрсыман катламның (күзнең яктылык нурларын кабул итүче өлкәсе) үсеше бозылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән күзләр авыруы. Кызганыч, җитлекми туган һәр бишенче бала бу чирдән җәфа чигә, аларның 8% ы — авыр формада.

2014 елда Кама балалар медицина үзәгендә «җитлекми туган балаларның ретинопатиясе» диагнозы белән балаларга оператив тыкшынуларга старт бирелде. Мондый операцияне үткәрү өчен уникаль мөмкинлек Яр Чаллыда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның югары технологияле җиһазлар сатып алу турындагы йөкләмәсе нигезендә барлыкка килде. Әлеге операцияләрне уздыру КБМҮнең офтальмология хезмәтен яңа һөнәри дәрәҗәгә күтәрде. Ретинопатияле сабыйларның бу дөньяны үз күзләре белән күрү мөмкинлеге бар. Ә ата-аналарга җитлекми туган балаларны башкалага йөртү зарурлыгы юк.

2015 елдан КБМҮдә кылый күзлелекне төзәтү буенча операцияләр уңышлы үткәрелә. Кылый күзлелек оператив дәвалау, беренче чиратта, күзләрнең симметрик хәлен торгызуга юнәлдерелгән.

2019 ел ахырында «Татарстан Республикасының балалар сәламәтлеген үстерү, балаларга медицина ярдәме күрсәтүнең заманча инфраструктурасын булдыруны да кертеп» региональ проекты һәм «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты чикләрендә КБМҮнә тагын ретиналь камера куелды. Ул яңа туган балаларның патологиясе бүлегенә урнаштырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International