Пневмония белән көрәшү көне. Түбән Кама пульмонологы йогышлы госпиталь пациентлары турында сөйләде

2021 елның 12 ноябре, җомга

Ел ярым без пандемия режимында яшибез һәм пульсоксиметр, сатурация һәм КТ турында белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Пневмония белән көрәшү көнендә без Түбән Кама үзәк район күппрофильле хастаханәсенең йогышлы авырулар госпиталенең пульмонологы Эльвира Абызова белән сөйләштек.

"Күпләр, инде авырып та, өйдә дәваланырга тырыша, чөнки кызыл зонага эләгүдән куркалар. Кызыл зонадан исән-сау кайтмыйлар дип нигәдер сәер стереотип туган. Әйе, кайберләре терапевт контролендә дәвалана, тик бу очракта да организм билгеләнгән терапиягә йогынты ясамаска мөмкин. Әмма башкалар үзләре дәвалана – табибка мөрәҗәгать итмичә, каядыр аңлашылмый торган дәвалау схемаларын табалар. Нәтиҗәдә, барыбер безгә эләгә, әмма инде авыр хәлдә.

Әгәр температура 38°дан югарырак булса, өч көн дәвамында табибка – үз поликлиникасының кызыл зонасына мөрәҗәгать итәргә яки терапевтны өйгә чакыртырга сәбәп. Әмма ашыгыч ярдәм чакыру өчен бу күрсәткеч түел. Әгәр табиб билгеләгән терапия фонында температура 5-7 көн саклана һәм сулыш алу кыенлаша, физик йөкләнешләр вакытында чыдамлылык кими икән, бу ашыгыч ярдәм чакырту өчен сәбәп. Әгәр кеше температурасы 5 көн дәвамында югары - һәм сатурация 95 тән түбәнрәк - бу КТ ясау өчен күрсәткечләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International