«Нефтехимик» ХК уенчылары Тимур Шарифҗанов, Руслан Петрищев һәм Егор Попов вакытлыча йогышлы авырулар госпиталенең чиста зонасында булды. Балалар госпиталь мөдиренә бөтен командадан бүләкләр тапшырды: шикәр диабетыннан җәфа чигүче пациентлар өчен тест-полоскалар, хуҗалык инвентаре, электр товарлар, канцелярия кирәк-яраклары һәм тәм-томнар.