Пневмония белән көрәшү көненә бергәләп чирне җиңделәр

2021 елның 12 ноябре, җомга

Бүген, 12 ноябрьдә, Бөтендөнья пневмония белән көрәшү көне билгеләп үтелә. Бу сулыш юлларының иң авыр һәм мәкерле авыруларының берсе. Яр Чаллы шәһәренең 5нче номерлы Шәһәр хастаханәсенең йогышлы авырулар госпиталенең табиблары һәм шәфкать туташлары көн саен пневмония белән пациентларны коткара. Тагын бер коткару тарихы белән уртаклашабыз.

Вера Петровна Хаеровага 63 яшь, ул 6 октябрьдә бик авыр, тотрыксыз хәлдә хастаханәгә китерелә. КТ үпкәләрнең  88% зарарлануын, хастаханәдән тыш полисегментар пневмонияне күрсәтте. Вера Петровна авыруның беренче симптомнары вакытында медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итмәвен искә ала – көч юк иде, яттым һәм күп йокладым: «Улым минем хәлемнең начарлануын күргәч, ашыгыч ярдәм чакыртты. Мине дә 1/09га алып килделәр. Бишенче шәһәр хастаханәсенең табиблар һәм шәфкать туташлары кулына эләгүем-зур бәхет. Мин бик авыр булды, авыр суладым, тора алмадым, памперсларда яттым, ә алар мине коткарды. Игелек сезгә, кадерләрем минем!».

Вера Петровнаның дәвалаучы табибы Айгөл Нуриева 6 октябрьдән 12 октябрьгә кадәр хатын-кызның интенсив терапия палатасында булуын, аннары 2нче терапия бүлегенә дәвалануга күчерелүен сөйли.

- Без пациентка белән тормыш өчен көрәштек, дәваладык, - дип дәвам итте Айгөл Хәмзовна, – Вера Петровна әкренләп хәрәкәт активлыгын арттырды. Әйе, ятасы гына килгәндер, әмма ул пневмонияне без бары бергә генә җиңә алуыбызны аңлады. Башта Вера Петровна ятып күнегүләр ясый, аннары карават һәм тумбочка янында йөри башлый. Дөрес суларга өйрәнде... хәзер безнең пациент өйдә инде. Реабилитациядән соң аңа, һичшиксез, COVID-19га каршы прививка ясарга киңәш итәбез. Һәм, әлбәттә, Вера Петровнага нык сәламәтлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International