Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының лицензияләү буенча идарәсенә 8 ноябрьдән 12 ноябрьгә кадәр 14 гариза керде. Шуларның 6сы – медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыру, 8е-фармацевтика эшчәнлеге. Рөхсәт документын 13 оешмага бирергә карар ителде. Медицина хезмәтләре күрсәтүгә 1 лицензия бирелгән, 6сы яңадан рәсмиләштерелгән, фармацевтика эшчәнлеге белән шөгыльләнүне дәвам итү 5 даруханәгә рөхсәт ителгән, алар документны яңадан рәсмиләштергән, бер учреждение беренче тапкыр лицензия алган.