2013 елның 31 маенда йөклелек тәмамлану һәм сәламәт бала туу уңышының максималь гарантияләрен тәэмин итә торган республикада уникаль булган медицина җиһазларын тапшыруның тантаналы йоласы булачак.
Акция бөтен республикадан килгән зур куркыныч төркемендәге йөклеләргә ярдәм күрсәтә торган “2нче номерлы Республика клиник хастаханәсе“ ДАССОның акушер стационарында уза.
Үле туулар, вакытыннан алдан бала табу, ана һәм карындагы баланың өзлегүләре, карындагы баланың үсеше тоткарлану соңгы елларда җитди мәсьәлә булып тора. Йөклелек вакытындагы ана һәм карындагы баланың хәлләрен куркынычсыз күзәтеп тору (мониторирование), куркынычларны (риск) фаразлау һәм билгеләү дөньядагы бөтен акушер-гинекологларның төп бурычы булып тора.
Йөклелек тәмамлану һәм сәламәт бала туу уңышының максималь гарантияләрен тәэмин итә торган хәзерге перинаталь медицина дөньясында КТГ-ОНЛАЙН инновацион юнәлешләрнең берсе булып тора.
«КТГ-ОНЛАЙН» системасы мәгълүмат алуның чикләнмәгән (абсолют) куркынычсыз ысулын куллана.
Бу перинаталь медицинада яңа сүз.
Мөрәҗәгать итү өчен телефоннар:
Борһанова Рида Ибраһим кызы – 89196400814
Железнова Мария Евгений кызы – 89518997282
Үткәрү урыны: Казан, Зур Кызыл ур. (Большая Красная ур.), 51
Үткәрү вакыты: 10.30